Аны онытмыйлар

2013 елның 27 сентябре, җомга
Аны онытмыйлар
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек хезмәткәрләре ветеран Гаяз Гарәфи улы Садриевның үз араларыннан китүен бик авыр кичерде. Остазларын сагынып, юксынып искә алалар.
Гаяз Садриев Түбән Аты авылы егете. 1949 елның 7 июлендә дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Васильевода автотранспорт техникумын тәмамлый. Армиядә хезмәт иткәндә танк командиры була. Аннан кайткач, Арчаның милли аяк киемнәре берләшмәсендә эшли.
1975 елның гыйнварыннан Арча районы эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясендә инспектор булып эшли башлый. 9 ел эшләү дәверендә үзен намуслы, таләпчән хезмәткәр итеп таныта. Хезмәтен бәяләп 1983 елда район дәүләт автомобиль инспекциясе җитәкчесе итеп билгелиләр. Әлеге үтә дә җаваплы хезмәткә ул 12 елын багышлый.
Кем белән сөйләшсәң дә, элек бергә эшләгән хезмәттәшләре бары тик матур хатирәләре белән уртаклашалар. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Габделхак Касыймов:
—Мин Казанда эшли идем,— дип сөйли. — Гаяз абый мине эзләп тапты да, әйдә, Арчага кайт, дип, мине районга эшкә чакырды. Кайттым. Дәүләт автомобиль инспекциясендә өлкән инспектор булып эшли башладым. Гаяз Гарәфиевич үз эшенә җаваплы караучан, таләпчән җитәкче булды. Теләсә кем белән, төрле дәрәҗәдә сөйләшә белде. Җайлап кына, энем, дип, әйтер иде... Акыллы киңәш бирүче, кешелекле, ярдәмчел дә иде ул. Яшь вакытында көрәшкән егет. Аның милли көрәш буенча район “Көрәш” федерациясен җитәкләвен дә әйтеп үтәсе килә. Көрәшчеләр өчен янып–көеп, егетләрне оештырып йөрер иде. Әйбәт кешене югалту бик авыр... Гаяз абый районыбызның хөрмәткә лаеклы кешесе. Ул безгә олы киңәшче иде...
Габделхак Касыймов бу сүзләрне чын йөрәгеннән сөйләде.
Әлбәттә, ветеран пенсиягә чыккач та тик тормый, яшь буынны тәрбияләүгә үз өлешен кертә, районда остазлар шурасы әгъзасы була. Эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә, мохтаҗларга ярдәм кулы суза.
Аның тынгысыз кеше булуын, умартачылык белән шөгыльләнүен дә әйтеп үтәсе килә. Умартачылар семинарларында үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашыр иде. Челтерәп аккан чишмә янында, буш урында менә дигән умарталык ясап, инешне бөяп, чиста суда гына яши торган бик талымчан һәм затлы форель балыклары үрчетте.
—Табигатьтән, кешеләр белән аралашудан ямь, тәм табып яши белде, —дип сөйли якыннары.
Үз артыннан матур эз калдырып киткән кеше ул Гаяз Садриев. Аның якты истәлеге хезмәттәшләре, якыннары күңелендә саклана.
РУМИЯ САТТАРОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International