Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мине урладылар
2013 елның 27 сентябре, җомга
Мине урладылар
“Мине урладылар”, — дип башлады сүзен Печмәнтау авылында яшәүче Гөлнур Мөхәммәтшина. Шул килүдән ул Фирдәвес абый белән 60 ел тигез, матур гомер итә. Быел ноябрьдә бу пар бриллиант туйларын билгеләп үтәргә җыена.
— Кунакка барган идем. Фирдәвес ат җигеп иптәш малае белән килде. “Әйдә, утыртып алып кайтам”, — ди. “Нишләп ике ир–ат белән китим”, — дип үзем белән җизнине иярттем. Боларның нияте мине урлау булган икән. Мин сизмәгәндә генә җизнине дә көйләп, үз якларына аударганнар. Туп–туры Фирдәвесләргә алып кайттылар. Өйгә кермичә тордым әле. Кайтып китәргә баш эшләмәгән. Язмышыма буйсындым. Никах укыдылар. Шулай 1953 елны бергә яши башладык, — дип сөйләп киттек Гөлнур Мөхәммәтшина.
Юк, бер генә күргән кешесе түгел аның бу егет. Авылдашы. Башта сүз әйтергә куркып читтән генә күзәтеп йөргән, аннан инде кызның бер алдына, бер артына төшеп сулыш алырга да ирек бирмәгән. “Армиядән егетемне көтәм”, — дип күпме каршы килгән Гөлнур. Тик кыюның бәхете үзеннән алда йөри, диләр. Егет сүзе бер була. Тәки үзенекен итә бит Фирдәвес.
Ул вакыттан соң күпме еллар үткән, күпме сулар аккан. 60 ел бергә! Әйтергә генә ансат. Очрашкач тормышларының иң истәлекле, иң кызыклы мизгелләрен бәйнә–бәйнә искә төшердек.
Фирдәвес Мөхәммәтшин Яңа Кенәрдән. Әтисе сугыштан яраланып кайткач, Бәширә апаны ике бала белән ялгызын калдырып, икенче хатынга өйләнә. Ул вакытта малайга — 10, сеңлесенә 3 яшь кенә була. Ир бирмәк, җан бирмәк, диләр бит. Ялгызы калудан аңына да килеп җитә алмаган хатынга тагын хәсрәт өстәлә, нәни кызчыгы үлеп китә. Прокуратурада эшләгән Гайфи белән танышу хатынга яңа сулыш өргәндәй була. Өч балалы тол калган ир белән тормышын бәйләп, Бәширә Печмәнтауга күчә.
— Үги әти какмады. Әни дә үги балаларына карата мәрхәмәтле булды. Өстәвенә, өч уртак балалары да туды. Әле дә бер–беребез белән дус, тату яшибез, еш очрашабыз, хәл белешәбез. Хәтта әтинең икенче хатыныннан булган балалар да килеп йөри, — дип балачагын искә төшерде Фирдәвес Мөхәммәтшин.
Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң ул заготконторага керә. Аннан озак еллар колхозда ат җигеп эшли, ике йорт җиткезеп чыга. Берсе үз тырышлыгы белән булса, икенчесенә инде балалары булыша. Ә иң якын ярдәмчесе, һәрвакыттагыча, Гөлнур ханым була. Ул да үзе кебек үк тормышның ачысын–төчесен күргән, ятимлекне дә, сугыш авырлыкларын да кичергән, бишенче сыйныфтан соң ук укуын ташлап эшли башлаган.
— Әнине окоп казырга да, урман кисәргә дә җибәрделәр. Өйдә әби белән кала иде. Әби үткен булды. Кечкенәдән эшкә өйрәтте. Үзебез капчык кадәр вакытта ук капчыклап печән ташый идек. Аның каравы сыерны бетермәдек, ач булмадык. Бик яшь булсам да, колхозда да олы апалардан калышмадым, ашлык та урдым, учмалар да бәйләдем, хәтта урман кисәргә дә йөрдем, — ди ул.
Әйе, ул сугыш бер генә гаиләгә дә кагылмый үтми, һәркемне тигезли. Әмма хәзер авырлыклар артта калган. Бүгенге көннәре матур һәм якты Мөхәммәтшиннарның. Өч балалары, биш оныклары, дүрт оныкчыклары өлкәннәрнең тормышларын бизи. Үзләре төп йорт-та уллары Фәгаль, киленнәре Әнзия белән яши. Фагыйләләре Яңа Кенәрдә яши, лаеклы ялда, Ләйләләре Казанда, балалар бакчасын җитәкли.
— 34 ел бу йортка килгәнемә. — Мине дә Фәгаль урлап алып кайтты бит. Гаилә традициясе буенча, — ди Әнзия, көлеп. Иптәш кызымның туенда таныштык, аңа бәби ашы кайтарганда өенә алып төшеп тә утыртты. Әни мине беренче көннән үк килен итеп түгел, үз кызы урынына күрде, якын итте. Синеке, минекенә бүлешмәдек, бөтен эшне бергә башкардык. Балаларны, оныкларны, хәтта оныкчыкларны да үстереште. Тик тә тормады. Шәлләр, оекбашлар бәйләде, кош–корт асрады, гөлләр үстерде. Әнә, күрәсезме, тәрәзә төпләрендә шау чәчәктә утырган гөлләрне. Әни үстерә аларны.
Килене Әнзия бу сүзләрне әйткәнгә канәгать булып Гөлнур апа бер аңа, бер иренә күз салды. 80 яшен тутырган көннәрендә тигез булуларына ни җитә?! Бу үзе зур байлык.
— 60 ел — күп гомер. Төрле чаклар булгандыр. Гаиләдә савыт–саба шалтырамый гына тормый, — дим каш астыннан гына сынап карап утырган Гөлнур ханымга.
— Тик мин әйткәләгәндә Фирдәвес, ул кызып киткәндә мин дәшми кала идек. Сабыр булганбыз. Өйдән сүз чыгармадык, китү, аерылышу дигән нәрсәне уйга да кертмәдек. Картая башлагач тел ачылды, тик хәзер инде яклаучыларыбыз күп, — диде ул елмаеп.
Бриллиант — кыйммәтле таш. 60 ел тигез гомер итү, чыннан да, шул асылташка тиңдер дә.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз