Тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә

2013 елның 27 сентябре, җомга
Тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә
Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова алып барды. Утырышта балигъ яшенә җитмәгән балаларга кагылган күпкырлы мәсьәләләр каралды.
Районда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекнең, комиссиядә исәптә торучыларның кимүе, билгеле, уңай күренеш. Әмма комиссия әгъзаларына, хокук саклау органнарына, мәктәпләргә эшне тагын да нәтиҗәлерәк алып барырга тырышырга кирәк әле. Баланың әти–әнисен санламавы, яшүсмернең өйдән чыгып китүе, кичен закон тарафыннан билгеләнгән сәгатьтән соң урамда йөрүе, сыра куллану очраклары һаман да булып тора. 8нче сыйныфта укучы кызның атна буе өенә кайтмавы һәм аның кайда булганын берәүнең дә белмәве, хәтта әнисенең дә, бу инде җитди сөйләшә торган тема. Кызганыч, җәмгыятебез эчкече, авыр гаиләләр белән чуар. Мондый гаиләләрдә балаларның әхлакый яктан гарип булып үсүләре гаҗәпләндерми. Әти–әниләрен акылга китерәсе, сабак алдырасы иде. Утырышта хокук саклау органнарына рейдлар ярдәмендә контрольне көчәйтергә, мәктәптәге сыйныф җитәкчеләренә үз укучысының нинди шартларда яшәве белән даими кызыксынып торырга кирәклеге турында әйтелде.
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов чыгыш ясаганнан соң, утырыш рәисе Надия Мифтахетдинова:
— Районда спорт чаралары күп оештырыла, анысы куанычлы. Әмма эшне актив балалар белән генә алып барабыз, — дип ассызыклап үтте.
Комиссиядә исәптә торган, тәрбиягә авыр бирелүчән балаларны җыеп, мәктәптән соң нинди файдалы шөгыль табып булуы белән танышу өчен спорт, сәнгать мәктәпләренә, Укучылар сараена сәяхәт оештырырга кирәклеге турында сөйләшенде. Балалар, гадәттә, картинг спорт машиналары, авиа–судо–авто модельләштерү, робот техникасы белән күбрәк кызыксынучан. Ә андый балаларга Укучылар сараенда техник иҗат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган.
Кичен кайбер клубларның бикле булуы, кино хезмәтен яңартып җибәрү турында да сүз булды.
Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы, полиция капитаны Алсу Һидиятуллина үзенең чыгышында балалар белән тупас мөгамәләдә булган үги әтиләр проблемасын күтәрде. Хәтта ата үз малаена кул күтәргән. Бу мәрхәмәтсезлекләр салган баштан эшләнә. Бала хокукларына зыян килергә тиеш түгел. Мәктәпләрдәге сыйныф җитәкчеләре, җәмәгать инспекторлары һәр гаиләдәге хәлне яхшы белеп, эшне кыйнауларга китереп җиткерергә тиеш түгел иде.
— Мәгариф системасында белем сыйфатына гына төп урын бирелмәя-чәк, тәрбиягә дә игътибар булачак, бу юнәлештә боз кузгалды,— диде утырыш рәисе.
Җәен балаларның ял һәм хезмәт белән мәшгуль булуы, ирегеннән мәхрүм ителү урыннарыннан кайтканнарны эшкә урнаштыру һ.б. әһәмиятле мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде.
Күңелегезне борчыган мәсьәләләр булса, районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә шалтыратыгыз. Телефон: 3–17–66.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International