Ага да ага чишмә

2013 елның 27 сентябре, җомга
Ага да ага чишмә
Районыбызның иң мөхтәрәм кешеләренең берсе, Яңа Кенәрдә яшәүче Рәгыйб ага Халитов телефоннан ара–тирә шалтыраткалап ала.
— Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйковның халык белән эшләү тәҗрибәсен бөтен районга җиткерергә кирәк, — диде ул соңгы шалтыратуында. — Аның зиратларга мөнәсәбәте аерым игътибарга лаек. Зират бөтен кешенең дә соңгы тукталышы бит, аларны карау безнең изге бурычыбыз.
Рәгыйб ага туган авылы Каратай зиратын ничек төзекләндерүләре турында да сөйләде: “Ринат бик зур эш башкарды. Бөтен кешене җыеп мәсьәләне уртага салып сөйләште. Авыл халкы өч көн буе зиратны чүп–чардан арындырды, ул эшләү өчен куркынычсыз хәлгә китерелде. Кем күпме булдыра, шуның кадәр акча бирде. Ринат кирәкле материалларны алып кайтып торды. “Ватан” хуҗалыгы машинасын, атын бирде. Ир–егетләр койма тотты, хатын–кызлар буяды. Өч атна буе эш гөрләп торды. Хәзер күңелебез тыныч. Пөшәң-гәр зиратын да төзекләндерүгә керештеләр, аннан чират Мирҗәм зиратына, диделәр”.
— Каратай халкы бик актив булды, — дип сөйләде Ринат Садыйков. — Андый кешеләр белән эшлисе генә килеп тора. Әле менә Пөшәңгәр зиратына дигән материалларны алып кайттым.
Быел Хәсәншәех авылындагы “Изгеләр чишмәсе”н матурлап төзекләндерүләре турында да әйтте авыл җирлеге башлыгы. “Аңа да акча җыйдык, бик матур килеп чыкты ул”, — диде. Монда да “Ватан” ширкәте ярдәмен кызганмаган.
Рәгыйб ага беткән авылларның зиратлары турында да борчыла: “Авыллары бетсә дә, алардан чыккан кешеләр бар бит, — ди ул. — Араларында мөмкинлекләре булганнары да бардыр”.
Мин Рәгыйб агага үзем белгән берничә мисал да китердем. Әле яңа гына Хәтнә авылында күреп кайтканнарым турында сөй-ләдем. Түбән Курса һәм Югары Курса егетләре Вәдүт Миңһаҗев белән Илһам Хисамиев туып–үскән авылларында мәчетләр салдыра.
Хәтнә авылында күргәннәр турында сезгә дә сөйлим.
Сүзне Симетбаш авылыннан башлыйм әле. Бу авыл да тузып, картаеп бара иде инде. Кайбер авылларда: “Тукай бездә ник тумаган?” — дип әйтеп куялар бит әле. Симетбаш бәхетенә анда Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин туган. “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры булган бу кеше туган авылы өчен бик күп игелекле эшләр башкарды, авыл бүген яңа яшьлеген кичерә.
Бер танышым озакка сузмый Хәтнә авылына барып кайтырга киңәш итте: “Чишмәне искитмәле итеп ясаганнар, сөйләп бетерерлек түгел, аны үзең күрергә кирәк!”
Хәтнә авылы үзенең шифалы суы белән билгеле, аны махсус чыгарып сәүдә итүчеләр бар хәзер. Әмма без сөйләячәк чишмә — бөтен халыкныкы, бернинди койма, капкалар эчендә түгел. Элек–электән аның йомшак көмеш сулы икәнлеген яхшы белгәннәр, “Изге чишмә” дип атаганнар. Шул чишмә янына сихәтләнергә, ата–бабалар рухына дога кылырга ерак–ераклардан килгәннәр. Патша хөкүмәте дворян Петр Перцовка шушы урыннан җир бирә, чишмә алпавыт бакчасы астында кала. Тарихи гыйбарә буенча, халык килеп йөрмәсен дип, аны томалап куялар. Озак та үтми, Перцовлар бөтен гаиләләре белән авырып, урын өстенә егыла. Моны алпавыт халыкның рәнҗү–каргышыннан күрә, исән–сау калсалар халыктан гафу үтенеп, чишмәгә йөрүдән тыймас идем, дип нәзер әйтә. Чишмәне яңадан чистарта, тирә–ягын да төзекләндерә, тәртипкә китерә.
Чишмәнең бүгенге көндә дә иректә калып бар халыкка хезмәт итүенә, бәлки, әнә шул тарихи гыйбарә сәбәптер.
Әлеге чишмә янында күп тапкырлар булган, тәмле суын рәхәтләнеп эчкән бар. Бу килүемдә чишмә янындагы үзгәрешләргә исем китеп, аннан күңелгә рәхәтлек, ниндидер җиңеллек алып кайттым. Ул таудан төшүгә күз алдында пәйда булган манзараны язып, сөйләп бетерерлек түгел! Табигый ташлардан тулы бер гүзәл ансамбль барлыкка килгән биредә.
Әлеге игелекле эшне дә Лотфулла Шәфигуллин оештырган. Марат Корбанов җитәкчелегендә Югары Мәтәскәдән Фидәрис Җиһангиров, Симетбаштан Мәлик Шәфигуллин, Арчадан Рәфыйкъ Әхмәдиев, Акчишмәдән Илфир Зарипов, Ташкичүдән Зөлфәт Җәләев бер ай эчендә әнә шундый могҗиза тудырганнар. Дәү–дәү ташларны эшмәкәр Мөдәрис Сәйфетдинов трактор белән китерешкән, техника йөри алмаган урыннарда трос белән өстерәргә туры килгән.
Хәтнәдә озак еллар ташландык хәлдә торган Петропавел чиркәвен төзекләндерү дә Лотфулла Шәфигуллинны көтеп яткан икән. Биредә дә эш кызу, түбә ябып, тәрәзә, ишекләр куелган. Радик Фәйзрахманов (Ашытбаш), Рөстәм Салихҗанов (Наратлык), Илфир Зарипов (Акчишмә) тарихи ядкәрне торгызу белән мәшгульләр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International