Өч яклы килешүгә кул куелды

2024 елның 1 марты, җомга

Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов), район мәгариф идарәсе (Рамил Мөхәмәдияров) һәм район башкарма комитеты (җитәкчесе Ренат Гатиятов) арасында төзелгән килешүнең үтәлешенә багышланган киңәшмә булды.

Ул Арчаның 6нчы мәктәбендә үтте. Анда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре катнашты. Чыгыш ясаучылар килешү үтәлешенә хисап тоттылар. Хисап тотканнан соң, 2024-2026 елларга килешү кабул иттеләр.

Иң беренче сүзне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров алды. Ул мәгариф идарәсенең, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең профсоюз оешмасы белән аңлашып, килешеп эшләүләрен әйтеп үтте. “Профсоюз оешмасының хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен, сәламәтлеген кайгыртуы, хокукларын яклавы педагогларның эш сыйфатына да уңай тәэсир итә. Мәгариф хезмәткәрләре балаларга белем бирүдән тыш һөнәри конкурсларда катнашалар, җиңәләр, призлар яулыйлар, грант ияләре булалар, төрле чараларда катнашалар, – дип сөйләде Рамил Мөхәмәдияров. – 2023 елда фән олимпиадаларында катнашу һәм җиңү буенча уңай динамика күзәтелде. Быел да без бу юнәлештә планлы эш алып барачакбыз. Безгә олимпиада җиңүчеләре санын һәм шулай ук Бөтенроссия дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашучылар һәм призчылар санын арттырасы бар”.

Узган 2023 ел Укытучы һәм остаз елы булды. “Шул уңайдан узган ел район һәм республика дәрәҗәсендә бик күп чаралар үткәрелде, – дип чыгышын дәвам итте Рамил Мөхәмәдияров. – Чараларда укытучылар актив катнашты. Ул чаралар быел да дәвам итәчәк. Ел ахырында Татарстан Республикасы мәгариф министры “Без сезнең белән Укытучы һәм остаз елын тәмамламыйбыз, әмма ул тәмамланмый, ә дәвам итә, педагог һәм остаз гасырына керәбез, диде”. Узган ел башланган проектлар, бәйге, чаралар дәвам итәчәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов: “Мәгариф системасын алга таба үстерү өчен бар шартлар да тудырылган, әмма эшлисе эшләр дә күп, – дип сөйләде. – Район бюджетыннан мәгарифкә бүлеп бирелгән ассигнованиеләр 62 процент тәшкил итә. Ел саен мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту, биналарны ныклап төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла, әмма мин үзем моның белән канәгать түгел, тагын да күбрәк эшләп булыр иде. Әмма финанс мөмкинлекләр чикле. Быел районда Арчаның 5нче гимназиясе ныклап төзекләндереләчәк. Районда 36 маршрут буенча йөрүче 24 мәктәп автобусы бар. Автобуслар искерә бара, алар ел саен яңартыла үзе, әмма тиешле күләмдә түгел, аларны даими рәвештә яңартып торырга кирәк. Кадрлар мәсьәләсе дә бар. Быелгы уку елында 15 яшь белгеч эшли башлады. Шуның 5се максатчан укыган. Ә 2023 елда нибары өч студент максатчан педагогик белем алырга уку йортына кергән. Бу бик аз. Балалар бакчаларында 3 яшьтән зуррак балалар арасында бакчага чират юк. Арча бик каты үсә, халык саны арта, балалар бакчасы кирәк, Арчабашта яңа балалар бакчасы булачак. Районның иң яхшы мәктәпләр исемлегендә Арчаның 1нче мәктәбе, Арчаның 2нче мәктәбе, Арчаның 6нчы мәктәбе һәм Шушмабаш мәктәбе тора. Иң мөһиме – балаларга төпле белем, тиешле тәрбия бирергә һәм әти-әниләр белән аңлашып эшләргә язсын”.

Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов хөкүмәт, эш бирүче һәм профсоюзларның, социаль партнерлар буларак, үзара аңлашып эшләүләрен әйтеп үтте. Профсоюз оешмасы ул хезмәт кешесен яклаучы һәм саклаучы да. Көн саен профсоюз оешмасына төрле сораулар белән 10-12 кеше мөрәҗәгать итә. Һәм аларга бушка хезмәт күрсәтелә. Ташламалы юлламалар белән санаторий, диңгез буйларында ял итү, теплоходта, тарихи шәһәрләргә сәяхәтләр оештыру, спартакиада кысаларында спорт ярышлары үткәрү – болар бар да профсоюз әгъзаларының сәламәтлеген кайгырту максатыннан эшләнә. “Проблемалар да бар, – дип сөйләде Вакыйф Харисов. – Авыл мәктәпләре җитәкчеләренең, балалар бакчасы мөдирләренең хезмәт хакы түбән. Пешекчеләрнең, үзәкләштерелгән бухгалтерия белгечләренең дә хезмәт хакларын күтәрергә кирәк”. Балаларга белем бирүдән тыш, төрле проект эшләрендә, конкурсларда катнашкан һәм җиңгән, приз-лы урыннар алган педагогларга бүләкләр тапшырылды.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International