Питрәчтә Татарстан көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры, СССРның спорт остасы Равил Хәйруллин истәлегенә 2010-2011 елларда туган егетләр арасында көрәш ярышлары узды.
Турнирда 9 районнан 108 көрәшче бил алышты. Арча районы командасы да катнашты. Һәм 3нче урынны алдылар. Афәрин, егетләр! Булдырасыз!
Шәхси беренчелектә Ашытбаш мәктәбеннән Аяз Фәйзрахманов (36 кг, тренеры Марат Сәләхов) үз үлчәвендә 1нче урынны алды. Молодец, егет! Лесхоз мәктәбеннән Газинур Шиһапов (65 кг, тренеры Илүс Әскәров) үз авырлыгында – 2нче, Сикертән мәктәбеннән Рәдис Гобәев (45 кг, тренеры Марат Әхмәдиев) – 2нче, Лесхоз мәктәбеннән Раяз Галимов (55 кг, тренеры Илүс Әскәров) – 3нче, Курса-Почмак мәктәбеннән Данир Әхмәдиев (75 кг, тренеры Марат Әхмәдиев) 3нче урынны алды.
Турнирда катнашучылар бушлай кайнар ризык белән тукланды. Җиңүчеләргә медаль, грамота, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Румия Гарифҗанова