Танылган җырчылар белән беррәттән

2024 елның 1 марты, җомга

Өч сәгатьтән артык барган концерт. Тулы зал. Көчле алкышлар. Сәхнәдә танылган эстрада артистлары белән беррәттән үзешчәннәр

Узган атнада Арча Мәдәният йортында “Пошалым чаналары” фестиваль-бәйгесенең финалы булды. Анда сайлап алу турында катнашкан 53 җырчы арасыннан финалга чыккан 14 кеше чыгыш ясады.

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров “Пошалым чаналары” җыр бәйгесен даими үткәреп килә. Быел ул үзенең егерме еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә күпме кеше үз талантын сынады, республика сәхнәсенә күтәрелде, җыр сәнгатен гомерлек юлдашы итеп сайлаучылар да булды. Шундыйлардан Илназ Баһ, Рафил Җәләлиев, Сөмбел Заһидуллина татар эстрадасы күген яктырта. Ә Рөстәм Закиров үзе...

– Тырыш, максатчан, гади. Беркайчан да район белән элемтәсен өзми, район данын яклый. Кая гына барса да: “Мин Арча ягыннан!” – дип әйтергә онытмый. Бу фестивальне дә күп җирдә беләләр. Егерме ел, дибез. Аның азмы, күпме вакыт икәнен оештырган кеше үзе генә белә. Егерме ел эчендә күпме кешегә, яшьләргә сәхнәгә тәүге адымын ясарга мөмкинлек бирде ул. Моннан тыш, әти-бабайлардан килгән һөнәрчелекне (чаналар район брендына әверелде) саклап калуга да зур өлеш кертте Рөстәм абый. Аңа барысы өчен дә зур рәхмәт, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина һәм Рөстәм Закировка район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, ә бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.

Күпләрне бүләкләрнең нинди булуы да кызыксындырадыр, дип уйлыйм. Акчалата бүләк тапшырдылар, шуңа өстәп, әлбәттә инде, чана бирделәр. Ә  бизәкләр төшереп чын оста Рәдиф Нигъмәтуллин ясаган күз явын алырлык матур Пошалым чанасы турында кем генә хыялланмый икән! Әмма хикмәт бүләктә түгел. Татарстанның атказанган артистлары Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, җырчы Люция Мусина һәм Рөстәм Закировның үзе белән бер сәхнәдә чыгыш ясау үзе нинди зур дәрәҗә, бәхет!

53 кеше арасыннан 14 кешене сайлап алу да җиңелләрдән булмагандыр. Чөнки андый чарага үз көченә, осталыгына, талантына ышанган кешеләр генә бара һәм шуны исбатларга тырыша.

– Ничә еллар дәвамында халык арасыннан талантларны җыйган һәм зур сәхнәгә чыгарган бу фестиваль озын гомерле булсын һәм тагын очрашырга язсын. Ә аларны сәхнәгә алып чыккан моңлы сандугач Рөстәм абыйга рәхмәттән башка сүз юк, – диде Рөстәм Асаев.

 Озак барды концерт. Ардырды, әмма... туйдырмады. Киресенчә, җитми калды. Шул үзе үк аның нинди көчле булуын күрсәтә. Ә алкышлар һәр чыгыш ясаучыга бәя буларак барып ирешә. Кич буе тынмаган көчле кул чабуларны искә алганда, аның нинди булуын сүз белән әйтеп торуның кирәге дә юк. Безнең сәнгатьне аңлый һәм бәяли белүче, зәвыклы, таләпчән Арча тамашачысыннан көчле алкышлар яулау бик җиңел түгел.

– Мин Арча сәхнәсеннән яшьтән җырлыйм. Мине Арча кеше итте, дияргә яратам. Шуңа бүген Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясаганнан да ныграк дулкынланам, – диде Раяз Фасыйхов. – Бәйгеләргә әти белән йөри идем. Кайвакыт сүзләрен онытам да, үзем уйлап чыгарам. Шулкадәр дулкынланам. Әти миңа: “Кино күрсәткән тишеккә карап җырла син”, – дия иде.

Танылган артистлардан торган жюри әгъзалары каршына чыгып җырлау үзе үк дулкынландыра. Кайчак белгәннәрең дә онытыла. Әмма җиңүгә омтылып килгәннәр бервакытта да югалып калмый. Шундыйлардан торган ярты йөздән артык кеше арасыннан бармак белән санарлык җырчыны аерып алу өчен маңгай тирләре чыккандыр бәя бирүчеләрнең.

Бу юлы фестиваль-бәйгедә күрше Балтач һәм Әтнә районнарыннан да талантлы җырчылар катнашты. Болай барса, киләчәктә “Пошалым чаналары”ның географиясе тагын да киңәячәк әле. Бу бер яктан караганда яхшы, ә менә икенче яктан килгәндә үз районы кешеләре өчен җан атып торучы арчаларны борчуга да сала. Кем җиңәр? Беренче урын үзебездә калырмы, башка районга китәрме? Дөрес шикләнгән булып чыктык, аны Балтач районыннан искиткеч матур, көчле тавышлы Рәсүл Фәйзрахманов яулады. Бер ягы сөендерде, ул да аз гына булса да Арчаныкы булып чыкты – алып баручылар Ленар Гыйлаҗев белән Булат Бәйрәмов аны безнең педагогика көллиятен тәмамлаган, дип таныштырды. Икенче урында Яңа Кенәрдән Булат Галиев, өченче урында Арчадан Инсаф Гаптелбәров.

“Пошалым чаналары – 2024” фестиваль-бәйгесе җиңүчеләрен чын күңелдән котлыйбыз. Кем белә, бәлкем, аларның кайсы булса да киләчәктә татар эстрадасы йолдызы булып кабынып китәр?!

“Туган як җырчысы” исеменә Әтнә районыннан Зөлфия Корбанова, Чиканастан Халидә Вафина, Балтач ягыннан Фирүзә Камалова лаек булды. “Халык мәхәббәте”н Илһам һәм Шәүкәт Вәлишиннар яулады. Балтачтан Илһам Хәйруллин, Түбән Мәтәскәдән Илзирә Сираҗиева, икенче сыйныф укучысы (әти-әнисе Югары Пошалымнан икән) Самат Назыймуллин, Сеҗедән Аделина Шакирова, Шурадан Рәмзия Гайфуллина (үзе гармунда уйный, үзе җырлый), Арчадан Рәсимә Нигъмәтуллина, тагын бер яшь башкаручы, өченче сыйныф укучысы Айсылу Кәримова (Балтачтан) дипломантлар булды. Ул көнне сәхнәдән аларның һәрберсенең җырлавын ишеттек. Чыннан да җиңүгә лаек якташларыбызны тамашачы кул чабулар белән сәламләде, чыгышларын да алкышларга күмде.

Моннан тыш, Рөстәм Закировның хатыны Люция Мусина һәм аларның юлыннан атлаучы кызлары Миләүшә җырлавын да ишеттек. Ренат Вәлиев концерт гармуннарында уйнады. Азат Фазылҗанов сәнгатьле сөйләү остасы булуын тагын бер кат Арча тамашачысы каршында аклады. Жюри әгъзаларының берсе Вазыйх Фатыйхов үзе язган шигырьләрен укыды. Күбесе үзләренең Арча ягы белән нидер бәйләп торуын искә төшерергә тырышты. Вазыйх Фатыйхов та язучы Вакыйф Нуриев (Сеҗедән) белән бергә укуы, Арчадан Тәлгать Гомәров белән аралашып яшәве һәм Арча ягы кияве буларак, ничек йөргән кызының әти-әнисе белән танышырга кайтуы турында сөйләде. Бу чара шулай истәлекләргә дә бай килеп чыкты. Фестиваль-бәйгенең финалы гына түгел, очрашу, аралашу, танышу кичәсе дә булды ул. Концерт “Өч Пошалым – өч игезәк” җыры белән башланды (Рөстәм Закиров башкаруында) һәм тәмамланды. Җиңүчеләр икенче көнне Казанда “Пирамида” концертлар залында чыгыш ясады. Бу алар өчен үзе зур дәрәҗә. Котлыйбыз сезне, моңлы сандугачлар!

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International