Яңа Кенәрдә волейбол турниры

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Узган елларда Ришат ага Садиков турында Кенәр Әлмәндәре дип язган идем.

Бу юлы да район башлыгы призына волейбол турнирын оештыруда янып-көеп йөргән әлеге спорт җене кагылган хезмәт ветеранының бетмәс-төкәнмәс энергиясенә сокланып кайттым. Ел саен берничә шундый зур ярышлар оештыру кайбер яшьләрнең дә хәленнән килми әле. Монысына да республиканың Теләче, Әтнә (Бәрәскә), хәтта Казан шәһәреннән дә уенчылар килгән иде. Спортчылар арасында Ришат аганың абруе әллә каян күренеп тора, һәрберсе аны таный, якын кешесе кебек сәламли. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки ул ничә буын яшьләргә спорт  серләрен  төшендергән хөрмәтле остаз.

Яңа Кенәрдә спортны элек-электән яраталар. Монда әледән-әле масштаблы чаралар үткәрелеп тора. Бу турнирда гына да авыл яшьләре өч команда туплап ярышты. Нәкъ менә авыл студентларыннан торганы беренчелекне яулады да. Бәрәзкә уенчылары – икенче, ә Яңа Кенәрнең “Кедр“ командасы бронза медальгә лаек булды. Турнирда катнашучылар шундый күңелле спорт бәйрәме оештырган Ришат агага, Яңа Кенәр авыл җирлеге һәм мәктәп коллективына олы рәхмәтләрен белдереп киләсе елга да очрашырга сүз куешып таралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International