Күптән түгел яшүсмерләр арасында “Ялкын“ журналы призына үткән көрәш бәйгесендә безнең район командасы 1нче урын яулады. Үз үлчәү авырлыгында Әнгам Мөхетдинов (Наласа), Ислам Искәндәров (Арча) батыр калдылар.
Укучы яшьләрнең бу зур уңышы. Һәр җиңү – ул зур тырышлык нәтиҗәсе. Әмма һәр спорт төрендәге кебек, көрәштә дә даими шөгыльләнүдән тыш, ярышларда катнашып тәҗрибә туплау да мөһим. Бу уңайдан безнең яшь көрәшчеләребез бик бәхетле. Соңгы елларда нәкъ менә яшүсмерләр арасында районда көрәш бәйгеләре даими үткәрелеп тора.
Быелгы уку елында гына да эшмәкәр Әгъләм Локманов, “Казанка“, “Яңарыш“ ширкәтләре призына көрәш турнирлары зурлап үткәрелде.
Узган шимбәдә аның чираттагысы Наласа урта мәктәбендә “Игенче“ агрофирмасы“ ширкәте җитәкчесе Нәсимә Хатибуллина призына узды.
Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты. Ул яшь көрәшчеләрне республика бәйгеләрендә җиңүләре белән тәбрикләде, киләчәктә дә зур уңышлар теләде һәм район данын яклап көрәшүче спортчыларның әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Турнирның иганәчесе Нәсимә ханым да көрәш традицияләрен саклап килүче яшьләргә рәхмәт әйтеп уңышлар теләде.
Ул көнне Наласа мәктәбе спорт залы яшь көрәшчеләрнең, аларның тренерлары, әти-әниләренең шатлыклы, ә кайвакыт үкенечле авазлары белән гөрләп торды. Җиңелү ачысын татыган кайбер малайларның күз яшьләре дә күренгәләде. Әйе, җиңүләргә шулай авыр юл аша үтеп кенә ирешеп була шул. Әмма мин үзендә келәмгә чыгарга көч таба алган бу малайларның һәрберсе җиңүче дип саныйм. Чөнки үзен якларга өйрәнгән ир-ат кына якыннарын һәм туган илен сакларга лаек була.
Турнир хуҗалары һәр көрәшчегә дә махсус приз әзерләгән, ә призлы урын алучыларга акчалата бүләк һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары белән медальләре тапшырылды.
Моннан тыш Наласаның авыл яшьләре җиңүчеләр арасында лотерея уйнату өчен ике велосипед та алганнар иде. Аның берсе Наласа призерлары, ә икенчесе үз үлчәү авырлыгында батыр калган көрәшчеләр арасында уйнатылды.
Бәхет 36 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында бронза медаль алган Наласа урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Әскәр Мөхетдинов һәм 50 килограммнан артык үлчәү авырлыгында батыр калган Алан Зиатдиновка (Иске Чүриле) елмайды.
Командалар арасында Наласа мәктәбе (тренеры Рәис Галиев) – беренче, Арчаның 6нчы мәктәбе (Фәнил Һидиятуллин) – икенче, Иске Чүриле мәктәбе (Рәис Галиев) өченче урынга лаек булды.
Исрафил Насыйбуллин