Сайлаучыларны бергә яшәүләренең 50 еллыгы белән котладылар

2024 елның 15 марты, җомга

Бүген, 2024 елның 15 мартында Хөснетдиновлар гаиләсе Илсур Әюп улы һәм Раилә Шәйдулла кызы Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнаштылар, өйдә тавыш бирделәр. Җитди сәбәпләр аркасында алар бу хакта алдан ук 974 нче Урта Курса сайлау участогына гариза биргәннәр.

1974 елның 13 мартыннан бирле бергә атлаган ир белән хатын бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтәләр. Алар һәрвакыт сайлауларда катнашалар, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтәләр. Сайлау комиссиясе әгъзалары юбилярларны искиткеч дата белән котладылар, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Гаилә башлыгы Илсур Әюп улы фермада эшләде, Раилә Шәйдулла кызы –Курса авыл җирлегендә сатучы, өч бала тәрбияләделәр, хәзер лаеклы ялда. 50 ел гаилә тормышы – бер мизгел – шулай диләр алтын юбилярлар Хөснетдиновлар.

- Һәр гаиләнең дә барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, еллар узгач тугрылык һәм күңел җылысын саклап калу көчләреннән килми. Безнең җирлектәге һәр гаиләгә шундый ук озын һәм бәхетле гаилә тормышы алып барырга телим, - диде Вафина Р.Р., юбилярларны котлап. Ул район башлыгы И.Г.Нуриевның котлау адресын тапшырды һәм озак еллар бәхетлу һәм сәламәт булып яшәүләрен теләде.

ФОТО

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International