2024 елның 15-17 мартында, барлык россиялеләр кебек үк, Арча районы халкы да Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнашты.
Бүген Ташкичу авылында яшәүче Габделбар Абдуллович һәм Рауза Әхмәтхановна Абдуллиннар өчен көтелмәгән һәм күңелле сюрприз булып авыл мәдәният йортының сайлау участогында «Алтын туй» белән котлау булды.
1974 елның 15 мартыннан бирле Абдуллинар тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып йөргән кебек, Россиянең киләчәген сайларга да бергә килде алар. Юбилярлар законны бозмыйча аерым тавыш бирделәр.
Гаилә башлыгы Габделбәр Абдуллович пенсиягә чыкканчы пилорамада эшли, Рауза Әхмәтхановна колхоз амбарында склад мөдире булып эшли. Бүген ир белән хатын лаеклы ялда, бер-берсен кайгыртып,бер-берсенә ярдәм итеп, өч бала һәм 11 оныкның уңышларына шатланып яши. Бер-берсенә, гаиләгә, эшкә, кечкенә Ватанга мәхәббәт бу тыйнак гаиләнен төп кыйммәтләре булып тора.
«Алтын» юбилярларны Арча районы Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Р.Х. җылы котлап, район башлыгы И.Г.Нуриевнын котлау адресын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.