Почта Татарстан халкына дача сезонына әзерләнергә ярдәм итә

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Дача сезоны алдыннан Татарстан Республикасы почта бүлекчәләрендә яшелчә һәм чәчәк культуралары орлыклары, суган, ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары сатыла. Почтада утырту эшләренә әзерләнергә ярдәм итүче 400 төрле орлык бар.

Гадәттә республика халкы бер сезонда 1,5 млн. пакет орлык сатып ала.

2024 елда почта бүлекчәләренә килүчеләр 295,000 артык пакет сатып алдылар. Иң зур ихтыяҗ яшелчә культураларына: кыяр, помидор, кәбестә, борыч, кишер, чөгендер һәм суган.

Чәчү сезонында җир хуҗалары орлыкларны якындагы почта бүлекчәсендә  алалар яки почтальоннарга өйгә китерергә заказ  бирәләр. Орлыкка ихтыяҗ зур. Мәсәлән, орлык суганын 2023 елда 5 200 кг сатып алганнар, ә 2024 елның мартында 1 200 кг.

Барлык продукцияне илебезнең әйдәп баручы селекция һәм орлыкчылык үзәкләре бирде, алар лабораторияләрдә һәм Россельхознадзорда сыйфат контролен үткән.

Почта бүлекчәләрендә башка кирәкле товарлар да бар: бакча инвентары, кораллар, су сибү өчен  җиһазлар һәм башка күп нәрсәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International