Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен «Маркетплейсларда эшләү буенча квалификация күтәрү» бушлай хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Маркетплейсларда эшләү буенча квалификация күтәрү» бушлай хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Хезмәтне Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлекләрен алып барган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары ала ала.

Уку 4 иң зур мәйданчык Wildberries, Ozon, KazanExpress (Магнит.Маркет) һәм Яндекс.Маркет буенча уза, онлайн һәм бөтенләй бушлай. Һәр маркетплейс өчен аерым уку курсы эшләнгән, анда экспертлар түбәндәге темалар буенча дәресләр үткәрәләр:

-Россия онлайн-сәүдә трендлары һәм мәйданчыклары белән танышу

- маркетплейста шәхси кабинетны теркәү

-товар карточкалары төзү

- SEO-товар картасын оптимальләштерү

-товарның тасвирламасын төзү һәм хаталарны тикшерү

- маркетплейста эш модельләре (маркетплейс складыннан һәм сатучы складыннан)

-маркетплейсларда  үсеш

-маркетплейсларда эшне анализлау һәм автоматлаштыру

Уку ахырында йомгаклау аттестациясе үткәреләчәк, аның нәтиҗәләре буенча катнашучылар дәүләт үрнәгендәге квалификацияне күтәрү турында таныклык алалар.

Хезмәтләр алуга гаризаны МСП РФ (https://мсп.рф/) цифрлы платформасында «Бизнеска ярдәм итү чаралары» бүлегендә бирергә мөмкин.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме гамәлгә ашырыла, дип инициатива белдерде РФ Президенты Владимир Путин һәм куратор- беренче вице-премьер Андрей Белоусов.

Татарстан Республикасы территориясендә бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында тулырак «Минем бизнес» үзәге 8(843)524-90-90 номеры буенча яки «Мой бизнес|Республика Татарстан» (https://t.me/dom_pred_fpp_rt) телеграмм-каналында (https://t.me/dom_pred_fpp_rt) белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International