8-9 март көннәрендә Казанның “Ак Барс“ көрәш сараенда 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында татарча көрәш буенча Россия беренчелеге узды
Барысы 39 төбәктән 400 көрәшче бил алышты. Россия беренчелеге – җитди көрәш.
Татарстан җыелма командасында Арча районыннан дүрт егет көрәште. Һәм дүртесе дә чемпион булдылар! Чемпионнар белән таныш булыйк: 15-16 яшьлекләр арасында Наласа мәктәбе укучысы Әнгам Мөхетдинов (45 кг, тренеры Рәис Галиев), Арчаның 6нчы мәктәбеннән Ислам Искәндәров (70 кг, Фәнил Һидиятуллин), 13-14 яшьлекләрдән Арчаның 6нчы мәктәбеннән Ильяс Искәндәров (45 кг, Фәнил Һидиятуллин), Лесхоз мәктәбеннән Фәнис Фәсхетдинов (70 кг, Илүс Әскәров). Егетләрне һәм тренерларны җиңүләре белән котлыйбыз!
– Зур дәрәҗәле ярыш иде бу, – дип сөйләде тренер Илшат Һидиятов. – Төрле төбәкләрдән көчле көрәшчеләр килә. Ярышта татар һәм башкорт көрәшчеләре генә түгел, хәзер Ульяновск, Чувашстан, хәтта Камчаткадан көчле көрәшчеләр катнаша. Бу ярышта безнең районнан Татарстан беренчелеге ярышында җиңүчеләр бил алышты. Һәм лаеклы көрәштеләр! Молодцы! Монда тренерлар тырышлыгын, әти-әниләрнең уңай йогынтысын да әйтеп үтәргә кирәк. Рәхмәт аларга.
Наласадан Әнгамның әтисе Рамил Мөхетдинов белән сөйләшәбез. “Мин үзем дә көрәш белән шөгыльләндем, – дип сөйләде ул. – Наласа булсын да, ничек инде көрәш белән шөгыльләнмисең, ди! Улыбыз Әнгам башта 4 ел бассейнга йөзүгә йөрде. Шул ук вакытта көрәш белән дә шөгыльләнде. Укуы да яхшы, “5”кә генә! Балаларның уңышы әти-әнинең зур куанычы ул!”. Улы Әнгам: “Көндәшләр ярышка яхшы итеп әзерләнеп килгән, – дип сөйләде. – Җиңү өчен иң мөһиме – тренировкалар, теләк, тренерның көч биреп торуы һәм, әлбәттә, әти-әнинең ышанычы”. “Соңгы вакытта нинди җиңүләрегез булды?”. “Районда узган ярышта 1нче урын, Әтнәдә Кыш бабай бүләгенә уздырылган ярышта – 1нче, Наласада узган ярышта – 1нче, Татарстанда – 1нче һәм менә Россия беренчелегендә – 1нче!”.
Арчаның 6нчы мәктәбендә укучы Ислам белән Ильяс Искәндәровларның тренеры Фәнил Һидиятуллин: “Җиңүләр көрәшченең үзеннән һәм даими шөгыльләнүдән тора, – дип сөйләде. – Ислам белән Ильяс тырыш, үз максатларына ирешүчән егетләр. Әти-әниләре дә бик зур терәк. Атнага биш көн, көнгә ике тапкыр – төшке ашка кадәр һәм кичен дә шөгыльләндек. Җиңәргә өмет бар иде: егетләрнең күзләре янып торды. Ахыргача, җиңгәнчегә кадәр көрәшергә, үзең өчен, тренерың, район өчен көрәшергә! Һәм җиңделәр дә!”.
– Фәнис Фәсхетдинов миңа көрәш түгәрәгенә балалар бакчасыннан йөри, - дип сөйләде Лесхоз тренеры Илүс Әскәров. – Бу җиңүгә бик төпләп әзерләнде. Лесхоз мәктәбендә 8 сыйныфта укый. Узган ел Татарстан беренчелегендә 3нче урынны алды. Киләсе елга Илүс абый, Алла боерса, чемпион булам, диде. Бик тырыш, төгәл егет. Күп сөйләшми. Гаиләдә өч бала. Ике апасы бар. Әтисе Фәнис кечкенә вакытта ук вафат. Ул гаиләдә барлык эшне үзе алып бара. Укуы да әйбәт. Мин Фәнис белән горурланам”. Без дә чемпионнар белән горурланабыз.
Егетләргә алга таба да уңышлар насыйп булсын!
Румия Саттарова