Илфат Хафизов: “Безнең максат - бераз булса да ул балаларның көннәрен ямьләндерү“

2024 елның 23 марты, шимбә

5 мартта Арча Укучылар сараенда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар арасында рәсем бәйгесе узды.

Әлеге хәйрия чарасы район хакимияте, инвалидлар оешмасы, “Мәрхәмәтлек” үзәге, мәгариф идарәсе, “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге, Арча Укучылар сарае һәм иганәчеләр тарафыннан оештырылган иде. 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар үзләренең рәсем сәнгатендәге осталыкларын тәкъдим иттеләр. Бирегә алар әниләре һәм укытучылары белән килгән иде. Рәсемнәрнең тематикасы Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көннәренә багышланды. Балалар бәйрәм открыткалары һәм темага кагылышлы төрле рәсемнәр ясадылар. 

Бәйгене башлап йөрүче һәм төп оештыручы Арча районы инвалидлар оешмасы рәисе Илфат Хафизов иде.  

–  Безнең максат – бераз булса да ул балаларның көннәрен ямьләндерү. Мин үзем дә өч яшемнән инвалид калган кеше. Шуңа күрә әлеге балаларның көнкүреше миңа ят түгел. Бүген менә шундый бәйге оештырырга булдык. Минем идеямне хуп-

лап, ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтлемен.  Чараны ярыш формасында түгел, күбрәк иҗади характерда оештырып, балаларга җылы атмосфера булсын өчен әниләре белән чакырдык. Тернәкләндерү үзәгендәге башка район балалары гына тәрбиячеләре белән килделәр, – диде ул.  

Белеме буенча юрист Илфат Хафизов Арча районында мөмкинлекләре чикле кешеләргә җәмгыятьтә яшәү өчен уңайлыклар тудыру өстендә эшләргә һәм аларга мөмкин кадәр күбрәк файдалы чаралар оештырырга планлаштыра. “Уйлар күп, барын да тормышка гына ашырырга кирәк”, – ди ул.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International