Авыл халкы гомер-гомергә мәрхәмәтле, мөмкинлеге булганча ярдәмгә мохтаҗларга булышып яшәргә тырыша.
Түбән Пошалымнан Гөлфирә Шәйдуллина да үз авылы халкы турында горурланып сөйли: “Бүгенге көндә безнең авылдан өч ир-егет махсус хәрби операция зонасында: Саматов Илшат Илһам улы, Саматов Илнар Илнур улы (алар армиядә дә бергә хезмәт иткән иде, анда да бергә, туганнан туганнар), контракт белән хезмәт итүче Галиев Рамил Камил улы. Авылдашлар белән бергәләп, бездән дә аз булса да өлеш керсен дип МХОдагыларга ярдәм итәргә тырышабыз. Түбән Пошалымдагы башлангыч ветераннар советы рәисе Роза Кәлимуллина һәм клуб мөдире Гөлсинә Саттарова бик актив. Гөлсинә кирәкле материалларны алып кайтып, эшләнгәннәрен илтеп биреп тора. Аллаһы Тәгаләгә сугыш туктасын дип ялварып, клубта җыелып 70 мең тәхлил дә чыктык. Мәчет салкынрак, атна уртасында анда йөрмибез, клубның аерым бер бүлмәсе бар, шунда өлкән буын кешеләре җыелышып, догалар кылабыз. Көне буе, кич буе клуб ачык, авылдашлар шунда җыелабыз. Гөлсинә рулоны белән тегү материаллары алып кайтты. Авылдаш хатын-кызлар белән бергәләп яу кырындагыларга киемнәр тегеп, коры душлар ясап посылкалар җибәрдек. Авылдаш егетләргә исемле посылкалар җибәргән идек, шөкер, үзләренә барып ирешкән. Илшат та, Илнар да “посылкаларны алдык”, дип, авыл халкына рәәхмәтләрен әйтеп язган. Пакетларга “Арча районы Түбән Пошалым авылыннан” дигән сүзләргә кадәр язып ябыштырган идек. Аларга туган авылыннан бүләк алу зур куаныч булгандыр, авылдашларының онытмавы рухи көч өстәгәндер. Илләр тыныч булып исән-сау әйләнеп кайтсыннар да, тормышларын гаиләләре белән тигезлектә уздырсыннар иде. Гомумән, МХО өчен нинди ярдәм кирәк булса да булышырга тырышабыз. Бүгенге көндә дару үләннәре, кипкән җиләк-җимеш җыю белән мәшгульбез. Пакетларга тутырып җибәрергә җыенабыз. Маскировка өчен сеткаларны күп үрдек. Яшьләр дә булыша, көченнән килгән һәркем өлешен кертергә тырыша. Һәммәбезнең теләге бер: илләребез тынычланып калсын да, ир-егетләребез исән-сау, сәламәт булып туган өйләренә әйләнеп кайтсын, һәрберебезгә әти-әниләренең, гаиләләренең шатлыгын уртак-лашырга насыйп булсын иде”.
Розалия Сафина