Язгы каникуллар

2024 елның 23 марты, шимбә

Шул исемдәге профилактик чара старт ала. Ул 23 мартта башланып 1 апрельгә кадәр дәвам итә.

2024 елның ике аенда гына да республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларда ике бала һәлак булып, 60 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алды. Җәяүле балалар катнашындагы юл һәлакәтләрендә 29 бала зыян күрде.  Каникуллар вакытында балаларга сак, әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәреләчәк. Машина салонында балаларны махсус креслосыз йөртүчеләр, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җәяүле балалар да игътибар үзәгендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International