Килүебезне бик көткәннәр

2024 елның 23 марты, шимбә

Ташкичүдән мәдәният хезмәткәрләре Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиева махсус хәрби операция барган зонада булып кайтты

Шушы көннәрдә алар район газетасы һәм “Арча“ радиосында кунакта булып китте.

Бу якларга аларның икенче тапкыр барулары инде. Казандагы “Ценим жизнь” волонтерлык оешмасы белән берлектә эшли алар. Беренче тапкыр барганда ун көнгә якын торып, госпитальләрдә булып, егетләр белән очрашып, чыккан Коръәннәрен багышлап кайтканнар иде. Ул чакта яралыларны күргәч, йөрәкләре өзгәләнә аларның. Төннәрен ут та яндырырга куркып бүлмәдә утыралар. Әмма нинди ният белән барган булсалар, шуларны үтиләр, алып барган әйберләрен тапшыралар, кыр госпиталендә булып, солдатларга концерт куеп күңелләрен дә күтәрергә вакыт табалар.

Шул вакытта ук ханымнар: “Мөмкинлек килеп чыкса, тагын барырга исәп. Без, өлкән яшьтәге кешеләр, егетләргә күңел җылысын, аналарның йөрәк хисләрен, туган як сәламен җиткерәбез. Безне күрүләренә сөенгәннәрен күреп күзләр яшьләнә. Кочаклап алып җибәрми тора алар. Килүебез өчен рәхмәт белдерәләр”, – дигән иде алар.

Егетләр янына икенче тапкыр бару теләге һич тынгы бирми аларга. Тагын барып, укыган Коръәннәрен шул җирдә багышларга уйлыйлар. Ә бу кыю ханымнар әйткән сүзләрендә нык тора торган. Әйтәләр икән, эшләми калмыйлар. “Ценим жизнь” волонтерлык оешмасы җитәкчесе дә алар турында бик яхшы фикердә, күргән саен соклануын яшерми.

Гуманитар ярдәм җыю белән күптән шөгыльләнә Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиева. Оекбаш бәйләүдән башлап җибәргәннәр иде. Аннан коры душ, окоп шәмнәре ясау, хәйрия концертлары оештырып, җыелган акчага төрле кирәк-яраклар сатып алу, җыелып та, аерым-аерым да Коръән чыгып, шуны багышлау – барысына да өлгерәләр. Ташкичү генә түгел, күрше авыллар халкы да аларның изге ният белән йөргәнен белеп, берсүзсез ярдәмгә ашыга.

– Кешеләрдә битарафлык дигән әйбер юкка чыгып бара. Һәрберсенең ничек кенә булса да үз өлешен кертәсе килә. Әйтеп тә бетерерлек түгел, – диде Тәнзилә ханым.

Бу юлы алар биш көн йөреп кайтты. Егетләр соравы буенча әйберләр, күбрәк медицина кирәк-ярагы алып барганнар. Әмма китәр алдыннан күрше-тирә авыллар халкы, дуслары, мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өммегөлсем” халык фольклор коллективына йөрүче апалар егетләргә тапшырырга дип пешкән камыр ризыклары, тәм-томнар да китергән.

– Машинаны “Ценим жизнь” волонтерлык оешмасы бирде. Без икебез йөкне озата бардык. Алып килгән күчтәнәчләрне дүрт урынга илттек. Беренче барганда дуслашып кайткан егетләрне дә эзләп таптык. Килүебезне бик көткәннәр. Сөенүләрен, әйткән җылы сүзләрен, рәхмәтләрен әйтеп бетерерлек түгел. Өй ризыклары пешереп җибәргән апаларны сыйлагыз, дип кибеттән ике тартма конфет алып чыгып бирделәр. Ифтар ашында өстәлгә куябыз, Алла боерса,  – диде Гөлфия ханым. – Анда ярдәм алып килгән кешене бик кадерлиләр. Хатын-кыз булгач, безгә хөрмәт тагын да зур булды. Азов диңгезе буена да алып бардылар. Кайсы урында каты бәрелеш булган, шунда дога укуыбызны сорадылар. Чын күңелдән укыган догаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булып, илләр тынычлансын иде. Изге айда теләкләр кабул булмый калмас. Барыбыз да илгә тынычлык сорыйк. Көткән кешеләребез, яныбызга кайтып, сөендерсен. Егетләребезне ташламыйк. Алар без тынычта яшәсен өчен тырыша. Кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде.

– Җимерек җирләрне күрдек. Мариуполь, Азовстальда булдык. Нинди зур завод җир белән тигезләнгән. Төзелеш эшләре дә бара. Зур масштабта юллар салына, – диде Тәнзилә Вәлиева. – Безне Аллаһы Тәгалә саклап йөртә, чөнки һәрвакыт догада без. Илдә тынычлык, егетләребезнең исән-сау кайтуларын сорап укыган догаларыбыз кабуллардан булсын.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International