Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс

2024 елның 23 марты, шимбә

2024 ел Гаилә елы уңаеннан Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә “Гаилә көне” булып үтте

Мәктәпнең икенче катында әти-әниләр һәм балалар белән берлектә үзләре эшләгән әйберләрдән күргәзмә оештырылды. Күргәзмә белән танышканнан соң, актлар залында гаиләләр концертын карадык.

Башта күргәзмәне мәктәп директоры Эльмира Сафина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, укытучылар, балаларның “Нур” телестудиясе белән карап чыктык. Тәнәфес вакытында укучылар да күргәзмә белән таныштылар. Хис-тойгыларның чик-чамасы булмады. Әти-әниләр һәм балалар нинди генә шөгыль белән мавыкмыйлар! Күргәзмәдәге кулдан эшләнгән әйберләрне караганда “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” дигән халык мәкале искә төшә. Иң беренче әниле-кызлы Ләйсән белән Мәдинә Батыршиналар күргәзмәсе янына тукталдык. Күз алдына үзләре теккән берсеннән-берсе матур киемнәрне элеп куйганнар, өстәлгә үзләре бәйләп эшләгән йомшак уенчыкларны тезгәннәр. “Арчаның 9нчы бакчасында эшлим, – дип сөйләде Ләйсән Батыршина. – Мин бәйлим, кызым тегә. Бакчада инглиз теле дәресләре алып барганда үзебез ясаган йомшак уенчыкларны да кулланам. Киемнәрне, уенчык-ларны сату өчен дә эшлибез. Кызым белдерүләрне социаль челтәрләргә куя. Менә Казанның бер бакчасы балалар костюмнарына заказ бирде”. “Ә мин 11нче сыйныфта укыйм, – диде Мәдинә Батыршина. – Арчаның уку үзәгендә тегүче һөнәрен алдым. Мәктәптә дә хезмәт дәресендә  тегү һәм бәйләү нигезләренә өйрәттеләр. Күбрәк бала киемнәре тегәм. Заказлар бирәләр. Тегәргә бик яратам”.

Ачкычлар ясаучы һәм сәгатьләр рәтләүче Руслан Зәкиев эшләрен дә кызыксынып карадык. 9В сыйныфында укучы улы Тимур да буш вакытымда булышам, ди. “Бу идея каян килде?” – дип сорыйбыз. “Арчада сәгатьләр ремонтлаучы юк бит. Ә нигә үземне сынап карамаска дидем дә, тотындым, – диде Руслан. – Мастерскоемны ачып җибәрдем. Төрле елгы сәгатьләрне дә китерәләр. 1870 елгы сәгатькә кадәр бар! Эшләтеп җибәрергә кирәк. Иң кыены машина ачкычларын ясау. Аның буенча өч атна элек Санкт-Петербургта курсларда укып кайттым”.

 Әниле-кызлы Миләүшә белән 8Б сыйныфында укучы Ләйлә Гыйниятуллиналар үзләре бәйләп ясаган уенчыкларны алып килгәннәр. Уенчыкларны кулга аласы килеп тора, бик матурлар. “Мин үзем парикмахер, – дип сөйли Миләүшә ханым. – Бәйлим. Күбрәк уенчыклар, акча янчыклары, шәл дә бәйлим”. “Бу сезнең бизнесмы?”. “Бу безнең яраткан шөгылебез, хобби. Шушыннан күңел тынычлыгы алам. Кызым Ләйлә дә булыша”.

Тортлар пешерүче, шоколадтан төрле фигуралар ясаучы Ландыш Королькова 5нче һәм 6нчы сыйныфта укучы кызлары Анелия һәм Виолетта белән күргәзмәдә катнаштылар. Кызлар шоколад фигураларны матурлау, бизәү белән мәшгуль иделәр. Үзенә күрә осталык дәресе күрсәттеләр. Әниләре Ландыш Королькова: “Осталыкка өйрәнергә Мәскәүгә кадәр бардым”, – диде.

Шушы мәктәптә укучы Илдар һәм Айдарның (10 һәм 6 сыйныф) әнисе Гүзәл Хәбибуллина үзе пешергән ачык зәңгәрсу төстәге ипие белән шаккатырды. “Көн саен пешерәм, – диде ул. – Малайлар бик ярата. Зәңгәрсу төсне Кытай чәе Анан бирә”. Күпереп пешкән ипине чүпрәсез, камырны озак итеп кабартып, газ плитәсе мичендә, табигый таш өстендә куеп, чуен савытта пешерә.  Кабып карадык. Бик тәмле.

Чын күннән эшләнгән бил каешлары, акча, документлар салу өчен порт-моне, паспорт тышлары күргәзмәсе дә кызыклы. Нияз Ибраһимов кызы Әминә белән тәкъдим итте. “Үземә документлар, акча салу өчен чын күннән бумажник  эшләдем, – дип күрсәтте Нияз үзенең хезмәт җимешен. – Менә шуннан кызыксынып тотындым. Үзем Утар Аты авылыннан. Гаиләм белән Арчада яшим. Бу шөгыль әлегә хобби, бәлки бизнеска әйләнер. Иминиятләү агенты булып эшлим”.

7Б сыйныфында укучы Асылъяр Кәлимуллина рәсемнәр иҗат итә. Искиткеч!  Әнисе Миләүшә дә монда. “Өченче ел инде Арча сәнгать мәктәбенә йөрим, – дип сөйләде Асылъяр. – Укытучым Раилә Динуловна. Рәсем ясарга бик яратам”.

Күргәзмәдә күргән-нәрне язып бетереп булмый. Искиткеч шөгыль-һөнәрләр!  Күпме кызыклы кешеләр белән очраштык. Осталыкның чиге юк. Уңышлар!

 

Олы бәхет шушы түгелме? Шушы

Күргәзмәдән алган уңай тәэсирләр белән концерт карарга актлар залына кереп утырдык. Концерт “Туган тел” җыры белән башланып китте. Мидхәт Баһаветдинов баянда уйнап, оныклары Динияр һәм Ильяр Баһаветдиновлар белән бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар. Дулкынланып тыңладык.

Альбина Йосыпова улы Азамат, кызы Әминә белән инглиз телендә җырладылар. Азамат синтезаторда уйнады. Сокланырлык чыгыш!

10А сыйныф укучы-ларының әти-әниләре белән “Якын кешеләр” җырын (Т.Нотман сүзләре, О.Нотман муз.) башкаруы да шәп килеп чыкты!

Кайсы яктан карасаң да,

Якын кешеләр без, якын кешеләр...

Әйе, җырдагыча, бер класста укыганда классташлар, әти-әниләр якынаеп, туганлашып бетә... Шулай булырга тиеш тә. Җырның көе дә бик матур. Дәртле дә, уйландыра торган да. Биисе килеп, кул чаба-чаба хуплап утырдык.

Тамашачы белән зал туп-тулы иде. Әти-әниләр, укытучылар, укучылар  чыгышларны кайнар алкышларга күмеп, яратып карадылар. Үзем дә ярый килгәнмен әле, дидем.

Сәхнәгә әтиле-кызлы Хәкимовлар чыкты. Рамил Хәкимов кызы Камилә белән “Җомга”ны җырладылар. Әти белән кыз бер-берсенә карый-карый татар халкының яратып җырлый торган җырын башкардылар. Аларны тыңлап, тамашачы да рәхәт чигеп утырды.

Хөснетдиновлар сәхнәгә тулы бер гаилә белән чыкты. Гөлнара-Илшат Хөснетдиновлар ике кызлары белән “Гаилә бәхете” дигән җырны уңышлы сайлаганнар.

Матур гаилә булу күңелле,

Олы бәхет шушы  түгелме?

Гаиләнең әтиле, әниле, балалы булуы, әлбәттә, олы бәхет. Уйланып тыңлана торган җыр. Көе дә матур, сүзләре дә мәгънәле. Һәм бик матур җырладылар да.

Станислав белән Вячеславның әниләре Анна Крайнова бөтен залны уйга калдырып, “Төнлә буылып-буылып йөткерү тавышы ишетелә” дигән поэманы чын йөрәктән, сәнгатьле итеп сөйләде. Ә уллары сәхнәдә өстәл артында әниләренең шигырь сөйләгәнен тыңлап утырды. Поэмада балаларын көтеп гаҗизләнгән, көтеп-көтеп тә балаларын күрә алмыйча, авырып урын өстенә яткан ана турында иде. Күршеләре әниегез авырта, кайтыгыз, дип телеграмма суккач кына балалар кайта. Өстәл янында шау-гөр килеп утыру урынына алар әниләренең җыерчыклы кулларын тотып-сыйпап, кайтмаганга үкенеп, карават янында утыралар... Сәхнәдә өстәл янында әниләренең шигырь сөйләгәнен тыңлап утырган абыйлы-энеле Крайновлар да чыгыш ахырында, урыннарыннан торып, сәхнәгә карап, шигырьнең соңгы юлларын кабатладылар:

Тыңлагыз! Кемнең әнисе бар,

Телеграмм килгәнне  көтмәгез,  кайтыгыз!

...Залда берара тынлык булып алды.

Концерт дәртле, күңелле җырлар белән тәмамланды. Бер-бер артлы чыгыш ясаган әниле-уллы Эльвира һәм Азат Мостафиннар, әтиле-уллы Максим-Данил Лошаковлар җырлап, бәйрәмне иң югары ноктасына җиткерделәр.  Барысы 28 гаилә чыгыш ясады. Шундый фикергә киләсең, матур гаилә булу күңелле, олы бәхет шушы түгелме? Шушы.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International