Ишнарат авылында яшәүче Рүзәл Җәләлиев Айван авылыннан Айгөл һәм Ринат Харисовлар кызы Дилә белән яңа тормыш башлап җибәрделәр. Мартта язылыштылар. Россия Президентын сайлауларга да бергә килделәр.
Башта Айван сайлау участогына бардылар. Зилә прописка буенча туган авылында тавыш бирде. Айван сайлау участогы рәисе Альмира Гатауллина яшь парларны бик матур итеп котлады.
Күңелләре булып, Дилә белән Рүзәл Ишнаратка юл тоттылар. Ишнарат халкы күрше Носы авылында сайлый. Юл уңаеннан яшь парлар Носы сайлау участогына керделәр. Үзе укыган мәктәптә Рүзәл Россия Президенты кандидатурасына тавыш бирде.
Шулай итеп, март ае Җәләлиевлар өчен икеләтә истәлекле булды. Загста язылыштылар һәм бергәләп Россия Президенты сайлауларында катнаштылар. Теләкләр, хыяллар матур. Ил-көннәребез тыныч, тормышлар күркәм булсын. Дилә Арча педагогика көллиятендә тәрбиячелеккә укый. Рүзәл Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә механизаторлык һөнәрен ала. Хәзерге вакытта Арча оешмаларының берсендә “Кара”да эшли. Ике апасы бар. Һәркайсының үз гаиләсе. Әтисе Рәдиф амбарда, әнисе Бәдилә фермада бозаулар карый. Тәртипле гаилә. Дилә алты балалы гаиләдән. Абыйсы Руслан махсус хәрби операция зонасында. Исән-сау хезмәт итеп кайтырга язсын.
Дилә-Рүзәл, исән-сау, бәхетле булыгыз! Ышаныч белән килгән сайлаулар өмет-хыялларыгызны акласын иде.