Алсинә бик бәхетле күренә

2024 елның 23 марты, шимбә

Иске Кырлайда яшәүче Алсинә Газизова сайлауга ире һәм дүрт баласы белән килде.

– Бүген ял көне, аннан сайлау бәйрәм кебек инде ул. Балалар барырга кызыксынгач, аларны да алдык, – диде Алсинә.

Дүрт малай үстерә ул.

– Өчесе беренче иремнән. Менә шулай бу ирем Айрат Исмәгыйлев мине өч бала белән алды, – диде Алсинә. – Дүртенче малайны да – уртак балабыз – алып кайттым.

Сокланырлык хәл. Балалары дә берсеннән-берсе күркәм. Алсинә дә бик бәхетле күренә.

– Теләкләрем – илдә тынычлык урнашсын. Мин моны дүрт ир бала анасы буларак әйтәм. Балаларны исән-сау үстерергә язсын. Игелекле балалар булсын. Хәзер шулар өчен яшибез бит, –  диде Алсинә. – Тигезлектән аермасын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International