Алар педагогика көллиятендә, район Мәдәният йортында, балалар сәнгать мәктәбендә урнашкан сайлау участокларында булды
Узган шимбәдә Арча районының сайлау участокларында Россия Президентын сайлаулар барышын чит ил вәкилләре күзәтте.
Россия Федерациясе Президентын сайлауларында күзәтү миссиясе делегатлары арасында Союз дәүләте даими комитетының оештыру-аналитика Департаменты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Санько, Союз дәүләте даими комитетының социаль сәясәт һәм мәгълүмати тәэмин итү Департаменты җитәкчесе урынбасары Олег Токун, Казахстанның «AMANAT» партиясенең иҗтимагый сәясәт институты директоры урынбасары Даурен Базаров бар иде. Чит ил кунакларын район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде.
Башта чит ил күзәтүчеләре Арча педагогика көллиятендә урнашкан 937нче сайлау участогында булдылар. Бу сайлау участогында 1495 сайлаучы бар.
“Безнең сайлау участогы – районда иң зур сайлау участокларының берсе, – дип таныштырды сайлау участогы рәисе Лилия Мусина. – Кешеләр сайлауларда актив катнаша, бәйрәмгә килгән кебек киләләр. Беренче тавыш бирүче яшьләр дә күп. Аларга бүләк итеп брелоклар бирәбез. Волонтерлар һәр сайлаучыга беләзекләр тапшыра”.
Казахстанның «AMANAT» партиясенең иҗтимагый сәясәт институты директоры урынбасары Даурен Базаров Татарстанда беренче тапкыр булуын билгеләп үтте.
“Татарстан – изге җир, без мәчетләрдә булдык, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты ул. – Тарихи, мәдәни урыннар, табигать – барысы да искиткеч. Татар халкының кунакчыллыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Без берничә сайлау участогында булдык. Безнең максат – сайлауларның ничек узуын, барысы да ачыкмы, законлымы икәнен күзәтү. Һәр барган җирдә күрәбез – барысы да Россия Федерациясе законнары буенча бара. Сайлау процессы бездә, Казахстанда, һәм сездә, Россиядә, әллә ни аерылмый диярлек”.
Арча педагогика көлли-ятендә чит ил күзәтүчеләре шулай ук дөньяда бердәнбер булган “Әлифба“ музеенда булдылар. Музей мөдире Дамир Таҗиев кунаклар өчен кызыклы экскурсия үткәрде. “Сокланырлык”, – дип бәяләде чит ил кунаклары музейда күргәннәрен.
Район Мәдәният йортында урнашкан 939нчы сайлау участогында чит ил күзәтүчеләрен “Май чабу“ бәйрәме белән каршы алдылар. Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта сайлауга килүчеләр барлык гаиләләре белән “Май чабу” бәйрәмендә катнашты: уйнадылар, күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр.
Арча балалар сәнгать мәктәбендә урнашкан 941нче сайлау участогында чит ил делегатларын милли киемнәр кигән балалардан торган гармунчылар ансамбле каршы алды. Эш башланганчы кунак-лар балалар белән истәлеккә фотоларга төштеләр.
Барлык сайлау участокларында да чит ил делегатлары күзәтүчеләр белән аралашты, тавыш бирү барышын күзәтте.
“Без сайлауларның ничек узуын күзәтү максаты белән килдек: закон бозулар юкмы, гражданнар ирекле тавыш бирә аламы, аларга беркем дә комачауламыймы – шуларны карыйбыз, – диде бәйсез дәүләтләр берләшмәсе башкарма комитетының халык-ара күзәтүчеләр вәкилләрен тәкъдим итүче Олег Токун. – Һәр сайлау участогында без берничә күзәтүче белән очрашабыз, аралашабыз, фикерләр, тәэсирләр белән уртаклашабыз. Күбесенчә алар Россия Иҗтимагый палатасыннан, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан, партияләрдән күзәтүчеләр. Сайлау участок-ларында махсус анкета тутырабыз, анда үз фикеребезне, тәэсирләребезне язабыз, аннары аларны сайлауларның законлылыгын раслау өчен Үзәк сайлау комиссиясенә җибәрәбез”.
Резеда Хәкимҗанова