Татарстанда 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Россия почтасы 6 000 нән артык басмага, шул исәптән  2024 елның икенче яртыеллыгына язылуны компания сайтында «Онлайн язылу» бүлегендә, мобиль кушымтада, теләсә кайсы почта бүлекчәсендә һәм хәтта өйдә почтальон ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин.

Почтаның язылу каталогында теләсә кайсы аудитория өчен газета һәм журналларга язылырга  мөмкин: иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, тар махсуслаштырылган, шулай ук Россия халыкларының милли телләрендә чыгарылган. Сайттагы һәм кушымтадагы электрон почта каталогындагы басмаларны исеме,  индексы яки нәшрият буенча эзләргә мөмкин. Моннан тыш, аларны категорияләр, укучылар өстенлекләре, темалар, алфавит һәм популярлык буенча сортларга аерып була. Почта клиентлары  язылган басмаларны ничек уңайлы  алырга икәнен сайлый ала: өйләренә почта ящигына, почта бүлегендәге абонемент ящигына яки операторга.

Шулай ук почта клиентлары игелекле эш башкара алалар һәм социаль учреждениеләр өчен вакытлы басмаларга хәйрия язылуын почта сайтында федераль программаның «Яхшылык агачы» бүлегендә яки теләсә кайсы почта бүлекчәсендә рәсмиләштерә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International