Яңалыклар

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
28 СЕНТЯБРЬДӘ Казанның Үзәк стадионында республика мәгариф хезмәткәрләре катнашында беренче җәйге Спартакиадасының финал ярышлары узды. Җиңел атлетика, йөзү, мишеньгә ату, бадминтон, биеклеккә, озынлыкка сикерү, кул көрәше һәм аркан тарту ярышларында республиканың мең ярымнан артык мәгариф хезмәткәре көч сынашты.
Безнең районның 35 катнашучыдан торган җыелма командасы ярышларда үзен бары көчле яктан гына күрсәтте. 9 призлы урын яулап, 1 урынга лаек булды. Аларга Кубок, диплом һәм 1 млн. сумга сертификат тапшырылды. Афәрин! Җиңүчеләргә киләчәктә дә уңышлар гына елмайсын. Чөнки алда Кышкы спартакиада көтә.

5 ОКТЯБРЬДӘ “ЯШӘ, УРМАН!”ДИГӘН БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕ ҮТКӘРЕЛӘ һәм бу көнне ил буйлап агачлар утыртылачак, урман–полосалар чүп–чардан арындырылачак. Әлеге изге эш безнең районны да читләтеп үтми. Хөрмәтле райондашлар, әйдәгез, тирә–ягыбыз гүзәл, сулаган һавабыз чиста булсын өчен агач утыртуда, чүптән арындыруда бергәләп катнашыйк!

АРЧА РАЙОНЫНЫҢ ИСКЕ КИШЕТ АВЫЛЫНА КАБАННАР ИЯЛӘШКӘН. Әйтүләренчә, алар егермеләп, көпә–көндез авыл буйлап йөриләр, халык җәяүләп юлга чыгарга да курка башлаган. Бер көн авыл көтүенә дә килеп кергән болар. Берсен атып та екканнар, дигән хәбәр дә бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International