«Татарстан тарифлары" телеграмм-ботының эшләве турында

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Республика халкына гамәлдәге тарифлар турында мәгълүмат бирү максатыннан, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2023 елда «Татарстан тарифлары» телеграмм- ботын проектлады.
Электрон ярдәмче регулятор органына шәхси мөрәҗәгать итмичә тарифлар турында актуаль һәм ышанычлы мәгълүматка реаль вакыт режимында керү мөмкинлеген бирә, кызыксындырган мәгълүматны тиз табарга, шулай ук регулятор белән республика халкы арасында үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.
Чат-боттагы мәгълүмат гамәлдәге бәяләр (тарифлар) расланган яки төзәтелгән саен даими рәвештә яңартыла.
Телеграмм-ботка тоташырга һәм гамәлдәге тарифлар буенча актуаль мәгълүматны https://t.me/Tarif_RT_bot сылтамасы буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International