Дивана исемен күтәреп яшәдем

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Дивана исемен күтәреп яшәдем
Кайсы көнне һәм ни вакытта киләсемне белгән Мөхәммәтнур ага урамда ук каршы алды. “Вакытында килдегез, төгәл кеше икәнсез”, — дип фатирына чакырды.
— Аллага шөкер, картлык көннәрем бик бәхетле. Мондый рәхәттә яшәү насыйп булыр дип башыма да килмәгән иде. Якын туганым Фидаил Җәләлиевка рәхмәт. Ул артыннан йөрде. Җи-тәкчеләргә рәхмәт. Аңа тиеш, дип фатирлы иттеләр,— дип сүз башла-ды. — Дивана ул, дигәнгә ризалашып күпме гомерем әрәмгә үтте бит.
Мөхәммәтнур Нигъмәтҗанов Көтек авылыннан. Әтисе Миннегали ага сугышка киткәндә биш яшендә кала. Аннан соң әле тагын ике яшь бала бар. Ә тагын бер елдан әтисенең хәбәрсез югалуы турында хат килеп төшә.
—Минем әти дә ятимлек ачысы кичергән. 1933 елны Курса–Почмактан Корбанбикә исемле кызга өйләнгән. Әни өч яшь бала белән тол калгач, бертуганы Гаҗбикамал ярдәмгә килгән. Сугыш елларында мин аларда яшәдем, ачлык та, ялангачлык та күрмәдем. Бәдретдин җизни үз баласы кебек якын итте. Уллары Фидаил белән бергә уйнап үстек,— дип балачагын искә төшерә ул.
Тумыштан инвалид Мөхәммәтнур. Гарип булып туган. Гариплеге кул, аягында сизелгән, сөйләшә алмаган. Әнисе нинди генә багучыларга, әбиләргә бармаган. Ул вакытта табибларга бару дигән нәрсә юк. Авыл җирендә бигрәк тә. “Бер әбигә таба кактырдык, шуннан соң телең ачылды”,— дия торган булган әнисе. Мәктәптә дә авырдан укыган малай.
—Язу миңа кыеннан бирелде. Укытучыларның азапланып торасылары килмәде. Дивананы укытудан ни файда, барыбер дивана булып калачак, дигәннәрдер инде. Көч–хәл белән ике сыйныфны тәмамладым. Баш та эшләмәгәндер, күрәсең. Аннан кешеләр мине мыскыл итә, көлә, дип, үз–үземне ышандырып, диванага чыгарып бетердем. Көтү көтәргә алындым. 25 ел көтү көттем. Шул эш кенә миңа төс булгандыр инде. Тегермән дә тарттым әле. Авыл халкы да килде. Бер капчыгына 20 тиеннән түлиләр иде,— ди Мөхәммәтнур Нигъмәтҗанов.— Әни үлгәч бөтенләй ялгызым калдым. Ашарга да үзем пешердем, ягарга утынын да таптым. Миңа дивана бу, я берәр нәрсә китереп чыгарыр, диптерме, газ да кертмәделәр. Арчага гомуми мунчага йөрдем. Шунысына сөенәм, юлымда һәрчак яхшы кешеләр очрап торды, миңа юкка чыгарга ирек бирмәделәр. Шуларның берсе — Фидаил туганым. Балачагымда әти–әнисе ярдәм итсә, хәзер балалары ташламый.
Аның шулай барысын да белеп, аңлап сөйләвенә, акыллы фикер йөртүенә исем китеп карап тордым. “Төшемдә кеше кыяфәтендә минем янга фәрештәләр килә”, – дигән сүзләре дә аптырашта калдырды.
— Бервакыт төшемдә фәрештә миңа: “Син моңарчы тыңламадың. Мин сиңа гомерлек сабак бирдем. Хәзер нинди юлдан китәсеңне беләсең инде”, — диде. Әйтсәң кеше ышанмас, әкият бу, дияр. Ни генә әйтмәсеннәр, мин 60 яшемдә язарга өйрәндем, дини китаплар укыйм, догалар ятлыйм, мәчеткә йөрим,— дип тагын бер кат аптыратты Мөхәммәтнур. —Аллаһы Тәгалә сәламәтлегемне бирде. Таяк белән йөри идем, Фидаил ярдәме белән аларны ташладым. Шулай ук ул күзләремә операция да ясатты.
Мөхәммәтнур кибетләргә үзе йөри, ашарына пешерә, вак–төяк эшләрен башкарырга халыкны социаль яклау идарәсеннән килеп йөриләр, кан басымын да үлчиләр, сәламәтлеген дә тикшереп торалар. Казанда яшәүче Әнисә сеңлесе дә еш кайта.
Тормыш, диген. Кайчак кешеләрне дә аңлап бетермибез. Гомер буе дивана исемен йөрткән Мөхәммәтнур кайбер акыллылардан да төплерәк фикерләр әйтә, картлык көнендә шундый матур, рәхәт тормышта яшәвенә чын күңеленнән сөенә.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International