Андыйлар булганда авыл яшәр!

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Андыйлар булганда авыл яшәр!
Бу юлы Көтек авылына асфальт юлдан бардым. Әкренләп булса да, тормыш алга атлый.
Халыкның күптәнге хыялы тормышка аша. Тик Көтекнең халкы гына кимү ягында, бакчаларның да күбесендә әнә бәрәңге урынына үлән үсә. Авылга кергәндә заманында югары күрсәткечләре белән дан тоткан дуңгыз фермалары моңаеп утыра. Орденлы терлекче Рәүф Зәйниев эшли иде анда. Газетада язгалап тора идек без аның турында.
Хәзер инде бар да ташландык монда, тимер торба кирәк кеше җимергәләп алып китә икән үзе...
Әмма бераз сүрелгән күңел авылның икенче башына барып җиткәч күтәрелеп китте, карлы–яңгырлы көн яктырып киткәндәй булды.
Бу яктагы тау өстендә элек сарык фермалары иде. Колхоз беткәч, алар да бушап калды. Бәхеткә, шул тирәдә генә яшәү-че Дамир Шакирҗанов әнә шул торакларны алып эшмәкәрлеккә керешеп китте. “Үземнең малларны, олы яшьтәге әнинең сыерын шунда менгереп куюдан башлаган идем эшне”, — ди ул.
Тора–бара яңа торак төзеде Дамир. Хәзер чын утар биредә. Комбайн, тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары бар да түбә астында. Элеккеге типовой проект буенча эшләнгән бәрәңге базы менә дигән гаражга әверелгән.
— Быел кышка янгын сүндерү машинасын да шунда куям, — ди Дамир. — Гаражда җылыту системасы ясап куйдык.
Янгын сүндерү машинасына башта ук күз төшкән иде. Әле бер эшмәкәрдә дә андый техника күргән юк. Тарихы да кызыклы.
— Утильгә китергән җирдән алып калдым, — ди Д.Шакир-җанов. — Аның урынына 8 тонна металл ватыклары тапшырырга туры килде.
Гаилә фермаларын республика Президенты юкка гына авылның киләчәге, ныклыгы дип әйтми. Җиде кешене эшле иткән Дамир, сезонлы эшләрдә алар артып та китә. Техника, ашлык, терлек азыгы кирәк кешегә дә килер урын бар.
Быел яз бер хуҗалыкны су баса башлагач, Дамир өр–яңа “МТЗ–1221” тракторы белән ярдәмгә ашыккан.
Гаилә фермасында бүген 86 мөгезле эре терлек бар. Шуның 44е — сыерлар. Хатыны Нурзилә, улы Надир — Дамирның иң ышанычлы ярдәмчеләре.
— Августта — 25, сентябрьдә 25,3 тонна сөт саттык, — ди исәп–хисап эшләре өчен җаваплы булган Нурзилә. — Барысы 31 бозау алдык инде.
Торакларда тәртип, терлекләр чиста, маллар көр.
Сөт бәяләре белән дә кызыксындым. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов гаилә фермаларыннан, шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләрен аерым контрольдә тотарга куша. Безнең район җитәкчелеге дә халыктан җыела торган сөт бәяләрен күтәрү өчен күптәннән көрәшә.
Бу яктан Дамир Шакирҗанов канәгать. Сөтнең литрын 18 сумнан килеп алып торалар.
Соңгы вакытта Яңа Кырлайдан сөт бәяләре түбән, дип шалтыратучылар булды. Мәгълүматларга күз салсак, бу, чыннан да, шулай. “Дуслык” кооперативы сөт җыючылар Г.Хәйретдинов белән М.Газизовка бер литрга 14 сум түли, халыкка 13 сумы кала. Иске Кырлайда сөт җыючы Ф.Миңнуллин да “Дуслык”ка тапшыра, бәяләр югарыдагыча.
Шул ук Иске Кырлайда сөт җыючы В.Гарифуллин, Д.Шиһабеддинов, Д.Сабиров Арча сөт комбинатына 16 сум 50 тиенгә тапшыралар, халыкка 15 сум түлиләр.
Арча сөт комбинаты сөт җыючыларга бер литр сөткә 15 сумнан алып 17 сум 50 тиенгә кадәр түли. Ни өчендер, иң түбән бәя Шушмабаш авыл җирлегендә. Халыкка 14 сум гына түлиләр, 15 сентябрьгә кадәр 13 сум гына булган. Шушмабашның үзендә сөт җыю пункты да булуын исәпкә алсак, иң сыйфатлы сөтне шушы җирлек тапшырырга тиеш кебек. Халыкка бурычлы сөт җыйнаучылар да шушы җирлектә.
Халык үз сөтен кайда кыйммәт түлиләр, шунда тапшырырга хокуклы. Сөт җыйнаучыларның кайберләре шундый хокуктан файдаланган кешеләргә яныйлар, дигән хәбәрләр дә бар. Монысы инде закон сагында торучыларга кагыла торган тема.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International