Театраль тур безнең район аша үтә

2024 елның 20 апреле, шимбә

Апрель ахырында республикада Әтнә, Арча районнарын үз эченә алган яңа, үзенчәлекле экскурсион тур барлыкка киләчәк.

28 март көнне Әтнә театры республика журналистлары һәм блогерларына “И, Казан арты” дип исемләнгән театраль тур тәкъдим итте.

Оештыручыларның максаты – Казан арты төбәгенең милли, мәдәни, рухи мирасын яңача җиткерү.

Казан арты төбәге башкалага якын урнашкан районнарны берләштерә. Шуңа карамастан, күпләр әле аның бай тарихы, күренекле шәхесләре турында белеп бетерми. Менә шундыйлар өчен Әтнә дәүләт драма театры “Казан арты” дип исемләнгән театраль тур оештыра.  Исеменнән күренгәнчә, ул экскурсияләр, димәк, танышулар, аралашулар белән бәйле. 

Әлеге гадәти булмаган турны оештыру идеясен Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова җиткерә. Ә ни өчен аны тормышка ашыру нәкъ менә Әтнә театрына бирелгән? Чөнки әлеге учреждение Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә, хәтта Финляндиядә дә үзен танытырга өлгергән. Министр әйтүенчә, аны Казан артының мәдәни үзәге дип атарга була.

Бу турның сценариен режиссер Альберт Шакиров эшләгән. Без аны телевидение аша барган туган якны өйрәнү буенча тапшырулар аша беләбез. Бик күп урыннарда йөреп, аларның тарихын халыкка җиткергән кеше буларак, ул Казан арты районнары белән кызыксынучыларга шулар белән танышу мөмкинлеге тудырырга уйлый.

Беренчеләрдән булып экскурсия турына журналистларны чакырдылар. 28 март көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры “И, Казан арты!” дип исемләнгән театраль турга старт бирде. Маршрут тарихи мәгълүматны театральләштерелгән тамаша аша кабул итүгә нигезләнгән, шуның белән туристларга, үз тарихы белән тирәннән кызыксынган милләттәшләребезгә дә кызыклы булачак. Киләчәктә әлеге чараны музей экспозициясе белән танышу, осталык дәресләре, алып баручы сөйләве белән төрләндерү күздә тотыла. Әмма мәгълүмат нинди рәвештә бирелүгә карамас-тан, ул бер эзлеклелеккә салынган тамаша булачак. Һәм тур Иске Казан музей–тыюлыгыннан башланып, Түбән Бәрәскә мәгърифәтчеләре, һөнәрчеләре, тарихы, гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләре белән танышу белән төгәлләнәчәк.

Экскурсиягә кайларга бару күздә тотыла? Олы Әтнә авылы, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры – башлангыч нокта. Аннан инде Камай авылы (Биектау районы) – Иске Казан музей-тыюлыгы, Ямаширмә (Биектау районы) – “Киредән үткәнгә” күргәзмәсе, Арча шәһәре, Яңа Кырлай авылы – Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музее, Кышкар авылы  – Кышкар мәчете, Олы Мәңгәр авылы (Әтнә районы) – сәүдәгәр Вәлиулла Бакиров йорты, Олы Әтнә авылы – сәүдәгәр Гатаулла Даутов йорты, Түбән Бәрәскә авылы (Әтнә районы) – Борынгы таш мәчеттә булу планлаштырыла.

Турда катнашучыларга театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә. Тукайның балачагы үткән Яңа Кырлай авылында булу, музей комплексын карау да экскурсиянең бер өлешен ала.

–Альберт Шакиров әйтүенчә, ул Тукай белән Бакый Урманчега багышлана. Сәхнәләштерелгән күренештә Әтнә театры артистлары Бакый Урманче образын бирергә тырышачак, – диде Габдулла Тукай исемендәге музей-комплекс җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина. – Тик быел түгел, алдагы елларда. Чөнки алда безне ныклап төзекләндерү эшләре көтә.

Бу юлы журналистлар музей белән танышты. Безнең як халкына хас булган кунакчыллык белән аларны зурлап каршы алдылар, чәйләр эчертеп озаттылар. Әмма бу әле Арча районының тарихи урыннары белән танышу тәмамланды, дигәнне аңлатмый. Экскурсиядә катнашучылар Тукайның әтисе укыган Кышкар мәчетенә дә барачаклар.  

Димәк, 6-7 сәгать эчендә шуның кадәр урында булып, зур мәгълумат туплау мөмкинлеге туачак. “Киләчәктә, бәлкем, ике көнлек тур оештырырбыз. Планда Ямәширмәдәге страуслар фермасын кертү турында да уйлыйбыз. Күз күрер. Әле башы гына”, – ди Ирада Әюпова.

Тур 26 апрельдә башлана. Әтнә театры җитәкчесе Ленар Зәйнуллин әйтүенчә, билетларны ала башлаганнар инде. Бу маршрутны үтәргә теләүчеләр аз булмас, дип уйлыйбыз. Чөнки туган як тарихы белән танышу үзе үк кызыклы һәм мавыктыргыч.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International