Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча салым инспекциясенең Казандагы 5нче районара инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек.
Тема җитди. Чит илләрдә эшмәкәрлек эшен ачучылар бу турыда салым инспекциясенә кичекмәстән хәбәр итәргә тиешләр.
– Россия Федерациясе Салым кодексының 31нче маддәсе нигезендә чит илләрдә үз эшен ачып җибәрүчеләр билгеле бер срокта тору урыны буенча салым инспекциясенә хәбәр итәргә тиешләр, – дип аңлатты Мөнир Шәйдуллин.
– Мөнир Әмирович, нинди срокта хәбәр итәргә тиешләр?
– Кодексның 25.14нче маддәсе 2нче пункты нигезендә 30 апрельдән дә соңга калмыйча салым инспекциясенә мәгълуматны тапшырырга кирәк.
– Бу яңалыкмы?
– Юк, яңалык түгел. Әмма бу турыда белмиләр. Бездә контрольдә торучы чит илдәге компанияләр (алар безнекеләр) турындагы мәгълуматларны тутыру тәртибе һәм формасы Россиянең федераль салым боерыгы тарафыннан 2021 елның 19 июлендә расланды.
– Салым инспекциясенә мәгълуматны җиткермәгән очракта берәр төрле җәза бармы?
– Бар. Кодексның 129.6 маддәсе 1нче пунктында каралганча, 500000 сум штраф.
– Чит илдә эшмәкәрлек эшчәнлеген ачу турында мәгълумат җиткерүдән тыш, тагын нинди документлар тапшыру сорала?
– Әгәр дә Кодексның 25.13-1 маддәсе 9нчы пункты нигезендә компаниянең табышы салым салудан азат ителә икән, ул вакытта эшмәкәр моны раслаучы документларын салым инспекциясенә 30 апрельдән дә соңга калмыйча тапшырырга бурычлы. Шулай ук компаниянең табышы (зыяны) салымнан азат ителмәсә дә, моны раслаучы документ 30 апрельдән дә соңга калмыйча салым инспекциясенә бирелергә тиеш.
– Вакытында тапшырмаган очракта нәрсә каралган?
– Кодексның 126 маддәсе 1.1 пункты нигезендә 500000 сум штраф.
– Бу җәзаны берәр төрле йомшарту чарасы бармы?
– 2022 елның 26 мартында гамәлгә кергән Федераль закон тарафыннан салым җаваплылыгы буенча берникадәр йомшарту бар. Әлеге законда тиешле документларны тапшырмаган очракта салым җаваплылыгын вакытлыча туктатып тору каралган. Кодексның 126 маддәсе 4нче пунктында каралган җаваплылык 2020 ел һәм 2021 елларга туры килгән документларга кулланылмый. 2022 елны раслаучы документларны вакытында салым инспекциясенә тапшырмаган очракта салым түләүче җаваплылыктан азат ителми. Әгәр дә документлар вакытында тапшырылмый икән, ул вакытта салым органының җаваплы кешесе тиешле документларны таләп итә ала. Таләп алынган көннән соң бер ай эчендә документлар тапшырылырга тиеш.
– Салым органыннан таләп ителгән документларны вакытында тапшырмасалар?
– Вакытында тапшырмасалар – 1000000 сум штраф. Әлеге җаваплылык 2020 елдан кулланыла.
– Бу турыда тагын кайдан укып була?
– Бу турыда тулырак мәгълуматны Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтыннан – nalog.gov.ru укып була.
Румия Надршина