Симетбаш авылында туып-үскән райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман ага Сафинга 102 яшь тулды
Ул хәзерге вакытта Казанда улы Габделнур гаиләсендә яши.
– Әтинең хәтере дә сөбеханалла, сәламәтлеге дә, аяклардан кала, шөкер, – ди Мөрәле авылында яшәүче кызы Нурзия Миңһаҗева. – Яраткан шөгыле – кроссвордлар чишә, туган яклар яңалыклары, бигрәк тә “Ак барс“ ширкәтендәге хәлләр белән кызыксына. Габделнур абый җәйгә чыккач туган якларга алып кайтып килергә җыена.
Районыбызның иң өлкән кешесенә сәламәтлек телибез!
Ильяс Фәттахов