Булачак машина йөртүчеләр осталыкта ярышты

2024 елның 20 апреле, шимбә

6 апрель көнне Арчада 16-17 яшьлек егет-кызлар арасында юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм машинаны фигуралы йөртү буенча бәйге узды.

Биредә Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдис Гарифуллин, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова, “Алдынгылар хәрәкәте” оешмасының җирле бүлек җитәкчесе Лия Ильина, Арча ДОСААФы рәисе урынбасары Ринат Хәкимов катнашты. Алар бәйге барышын күзәтеп, үз бәяләрен бирделәр. 

– Тиздән әлеге егет-кызлар руль артына утырачак. Йөртү таныклыгын алыр өчен биреләсе имтиханнар алдыннан бу бәйге бер сынау булып тора. “Автоледи”, “Автобабай”, “Автоәби” кебек бәйгеләр белән беррәттән, булачак машина йөртүчеләр өчен әлеге бәйгебез дә берничә ел уздырылып килә, – диде Энҗе Мөхәммәтҗанова.

Бәйге барышында укучылар теоретик яктан белемнәрен дә, практик яктан осталык-ларын да күрсәтте. Фигуралы йөртү барышында күнекмәләрнең дөрес башкарылышы да, тиз үтәлеш тә исәпкә алынды. 

13 катнашучы арасыннан иң яхшы биш укучы билгеләнде. Аларның өчесенә кубок, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Беренче урын алучы Әмирхан Рәхмәтуллин, икенче һәм өченче урындагы Ранис Гарипов белән Шамил Гарифуллин бәйгенең республика этабында район данын яклаячак.

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International