Район башлыгы бүләген алдылар

2024 елның 20 апреле, шимбә

“Иң яхшы яшьләр проекты” җиңүчеләре унар мең сумлык сертификат белән бүләкләнде

Арча районында менә инде өченче ел рәттән район башлыгы премиясенә “Иң яхшы яшьләр проекты” бәйгесе уздырыла.

Быел да бәйге 1 февральдән башлап 5 апрельгә кадәр барды. Районыбызның актив яшьләре үз проектларын тәкъдим итте һәм 5 апрель көнне 24 катнашучы аларны яклап, комиссия каршында чыгыш ясады.

Чара ачылышында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде. Ул катнашучыларга уңышлар теләде.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының территорияләр белән эшләү һәм яшьләр сәясәте инфраструктурасын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мамадалиева эксперт комиссиясе составында иде.

– Арча районы республикада иң актив районнарның берсе. Бүген бирегә сезнең районның иң алдынгы яшьләре җыелган. Һәркайсыгызга уңышлар телим. Исегездә тотыгыз, авырлыклар алдында бирешмәгән кеше генә җиңүгә ирешә, – диде ул.

Тәкъдим ителгән проектлар төрле юнәлештә иде. Мәгариф, спорт, авыл хуҗалыгы, сәнгать, волонтерлык, тарих, фото һәм видеоэшчәнлек – яшьләргә кагылышлы өлкәләр. Сәхнәдән яңгыраган барлык идеяләр дә районыбызның бүген-гесен һәм киләчәген кайгыртып эшләнгән иде. Алар комиссия тарафыннан тыңланды, кайбер урыннарда ачыклык кертелде, хаталар төзәтелде һәм киңәш-теләкләр җиткерелде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, тәкъдим ителгән 24 проект арасыннан иң яхшы унысы сайлап алынды. Җиңүчеләр Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның унар мең сумлык премиясенә лаек булдылар.

Әмма җиңүчеләр алдында тагын бер мөһим бурыч тора – алар 2024 елда “Росмолодежь” федераль агентлыгына гариза бирергә һәм әлеге проектларын тәкъдим итәргә тиешләр. Биредә җиңеп чыккан очракта, алар финанс ярдәме алачак һәм проектларын тормышка ашыру мөмкинлегенә ия булачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International