Шәһәр ветераннары гуманитар ярдәм күрсәтүгә актив кушылды.
Пенсионерлар тырышлыгы белән соңгы арада гына да маскировка өчен дүрт сетка бәйләнде, гуманитар ярдәм җыелды. Соңгы вакытта алар солдатларга дару үләннәреннән чәйләр әзерли. Аларны капларга тутыралар, өстәвенә әле киптерелгән җиләк-җимешләрдән тәмләткечләр дә әзерлиләр. Моннан тыш бик күп әйбер – эчке кием-салым, оекбашлар, сөлгеләр, бәйләгән мунчалалар, киптерелгән яшелчәләр, сохарилар һәм башкаларны җыялар. Һәм бу әле чик түгел. Алар көн дә хәрәкәттә, көн дә нәрсәдер эшли, ясый, киптерә, тутыра. Егетләргә ярдәмгә үзләреннән аз гына булса да өлеш кертә алуларына сөенә-сөенә эшли.
Россия пенсионерлар берлегенең Татарстанның Арча районы җирле бүлеге рәисе Руфия Баһаветдинова әйтүенчә, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина белән берлектә эш алып баралар. Социаль челтәрдә үз төркемнәрен булдырганнар. Шунда язып салалар. Йөрәкләре кушканча һәркем әйтү белән килеп җитә, киптерелгән үләннәр, яшелчә, җиләк-җимеш тә китерә пенсионерлар. Бу эшкә арчалар гына түгел, авыллардан да өлкәннәр кушылып киткән. Авылларга чыгып маскировка өчен сеткалар үрү буенча осталык дәресләре дә үткәрәләр.