Фидаил өчен сөендек

2024 елның 20 апреле, шимбә

Махсус хәрби операция барган зонада бер аягын югалткан Югары Бирәзә егете 23 яшьлек Фидаил Габдрахманов турында газетабызда язган идек.

Очрашканнан соң берничә көннән Фидаилне тагын бер зур сынау көтә иде – протез куячаклар. Уңышлы гына була күрсен, дип теләдек.

Егет ул чакта сер бирмәде, күңеле көр, кәефе яхшы иде. “Шушы көннәрдә Мәскәүгә барам, протез куйдырам. Әйбәт үтәчәгенә ышанам. Аннан эшкә чыгам. Мине үземнең оешмада көтәләр. Киләчәктә дә эретеп ябыштыручы булып эшләргә уйлыйм, – дигән иде Фидаил сабыр гына һәм тулы ышаныч белән.

– Иң мөһиме, исән-сау калды улым, иң беренче шуның өчен сөендем, – диде шул чакта улына ярату тулы күзләре белән карап әнисе Илмира ханым.

Фидаилнең язмышы белән кызыксынучылар да булды. Аның хәле ничек икән, операция уңышлы үткәнме, протез куйганнармы, аякка басканмы? Өенә кайтканмы инде? Шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Телефон аша Фидаил Габдрахмановның үзе белән элемтәгә чыктык. Фоторәсемен җибәрде. Ике култык таягында түгел инде, бер таякка таянып, ике аягында басып тора. Безнең өчен туганыбыз, якыныбыз түгел, чит кеше дә инде, әмма чибәр, дәрте ташып, янып торган бу яшь егетне протез белән булса да үз аякларында күрү сөендерде.

Хәзерге вакытта ул Россия Федерациясе Сак-лану министрлыгының Вишневский исемендәге клиник госпиталендә.

– Көзен яраланганнан соң операцияләр булды бит инде. Алар уңышлы гына үтте. Өйгә кайтып килгәннән соң Мәскәүгә хәрби госпитальгә кире киттем. Бу юлы тернәкләндерү башланды. Табиблар, медицина хезмәткәрләренең  мөнәсәбәте бик әйбәт. Хәлем яхшы.  14 март көнне протез куйганнар иде. Акрынлап йөрергә өйрәнәм, тернәкләнү үтәм, – диде Фидаил.

 – Протез куеп кайткач, үз урынына чакырдык. Хезмәт урынын саклыйбыз. Утырып башкара торган эш бирәбез, – дигән иде ул эшләгән  “ТехноАрск” ширкәте җитәкчесе Нәҗип Гатауллин.

Фидаил, сине инде Арчада көтәләр. Туганнарың, дусларың, якыннарың гына түгел, эш урыныңда да. Алда әле башланмаган диярлек тулы бер гомер, җир җимертеп эшләргә һәм башкаларны көнләштерерлек итеп яшәргә, үз ярыңны табып матур гаилә корырга, балалар үстерергә насыйп булсын. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International