Иртән күрше шалтырата, чыгып кер әле, ди. Чыктым, күрештек: “Теге җәнлек тагын эләккән”, – ди. Теге җәнлек дигәне – әрлән. Узган ел алар күршеләргә ияләшеп алганнар иде.
Күрше су багының капкачын ачып күрсәтә – ул җәнлекнең матурлыгы! Нишләтергә моны? Киңәшкәч, уртак фикергә килдек – ураза аенда рәнҗетергә ярамый, шулай ук калдырырга да ярамый. Чөнки бар җирне казып бәрәңге, яшелчәгә зыян салып үзәккә үтәчәкләр. Иң дөресе – ераккарак илтеп табигать кочагына җибәрү.
Озын кышны исән чыккан, матур язга куанып яши бирсен.
Бераздан күрше шалтыратты, юл уңаенда агачлыкка җибәргән, буаз ахрысы, әкрен генә кереп китте, ди.