Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын

2024 елның 20 апреле, шимбә

10 апрель көнне шәвәл аеның беренче көнендә Арча районының барлык мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазлары укылды

Төп бәйрәм чарасы Арча Үзәк мәчетендә үтте. Анда район башлыгы Илшат Нуриев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Иртәдән, гаетне Коръән аһәңе белән нурландырып, Каләми Шәриф аятьләре укылды. Ураза ае тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклекне искәртте.  

Әйе, ачның хәлен тук белмәс, дип белми әйтмәгән өлкәннәр. Тормышыбызның никадәр җитешле, мул икәнен, күңел тынычлыгының никадәр кадерле булуын изге Рамазан аенда бигрәк тә ачык сизәсең.

Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин тоткан уразаларны Аллаһы Тәгалә кабул итүен, әҗер-савапларын бирүен теләде. Рамазан ае рәхмәт һәм мәгърифәт ае. Бу көннәрдә мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрелде, җанга гына түгел, илебезгә дә тынычлык теләп догалар кылынды, вәгазьләр укылды.

Ураза гаетендә балаларның да, яшүсмерләрнең дә күп булуы сөендерде. Аларга кап-лар белән күчтәнәчләр дә өләштеләр.

Ураза бәйрәме уңаеннан балалар өчен зурлап чара үткәрү матур гадәткә кереп китте. Быел ул Шәрык мәчете каршында оештырылды. Көне дә сабыйлар бәхетеннән матур, җылы, кояшлы булды. Кеше бик күп җыелган иде. Балалар әти-әниләре, әби-бабайлары, абый-апалары белән килгән.

Иң башта район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин олысын, кечесен Ураза гаете белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Аннан инде бәйрәм чарасы башланып китте. Аны Арча район Мәдәният йорты хезмәткәре Данис Гайфуллин алып барды.

Бу көнне балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Күңелле уеннар, викторина оештырылды. Коръән сүрәләре уку буенча балалар арасында бәйге үтте.  Батутта сикерделәр. Хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Татлы мамык, попкорн белән сыйландылар. Чара ахырында балалар, бәйрәмгә килүчеләр ачык һавада пылау белән сыйланды, тәмле ризыклар белән чәй эчте. Бар да бушка иде. Балаларның күңелен күрү  акча белән бәяләнми. Аларны сөендерү үзе зур савап.

– Әлеге бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән, үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре ирештерәм. Ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, йортларыбызда нур-бәрәкәт булсын, – диде мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

Ураза бәйрәме уңаеннан авыл мәчетләрендә дә матур чаралар оештырылды. Шуларның берсе Наласа авылы мәчетендә үтте.

Бик матур бәйрәм булды биредә. Гает намазына мәчет тулып халык килде. Читтә яшәгән авылдашлары да кайткан. Соңыннан Фәридә Галиуллина үзе дини белем биргән өченче, дүртенче, бишенче сыйныф укучылары катнашында һәм Зөфәр хәзрәт Нәҗметдинов ярдәме белән балалар өчен бәйге рәвешендә чара үткәрде. Катнашучылар башваткычлар чиште, дини сорауларга җавап эзләде, дини сүзләр язды, татар халкының дини йолаларын күрсәтте. Азан әйтү, барлык нечкәлекләрен күрсәтеп намаз уку, сүрәләр уку бәйгеләре булды. Мәдрәсәдә укучылар гына түгел, тамашачы балалар да катнашты. Әти-әниләр хуплап, алар өчен җан атып торды.

Барлык бәйгеләрне дә командаларга бүленеп эшләделәр. Рамил Мөхетдинов, Зөфәр хәзрәт, Тәскирә Гарифуллина жюрида буларак җавапларны, чыгышларны бәяләде. Шуның буенча урыннар билгеләнде. Беренче, икенче, өченче урыннарны алучыларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Ә чараны үткәрүдә унберенче сыйныф укучылары Әнвәр, Зилә, Язгөл, Азалия булышты. Соңыннан барысы бергә бәйрәм табыны артында чәй эчтеләр.

Һәр өйдә бу көнне таба исе чыгарып бәйрәм коймагы пеште, бөтен гаилә өстәл артына җыелып чәй эчте.

Ураза бәйрәме әнә шулай тыныч, матур үтеп китте. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны  кабул кылып, киләсе Гаетләрне дә күрергә насыйп итсен! 

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International