21 апрельдә Питрәчтә "Алга! Киттек!» республика форумы узды

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Форумга беренчел бүлекчәләрнең иң яхшы командалары һәм җирле бүлекчә  командалары чакырылган иде.

Форумда өч белем бирү мәйданчыгы эшләде: сыйныф очрашулары; районнардан тематик осталык дәресләре, мәсәлән, безнең район "Арча энҗесе" осталык дәресе үткәрде; беренчел бүлекчәләрнең иң яхшы практикаларына багышланган ачык микрофон.

Җирле бүлекчә командалары үзләренең видеороликларын күрсәттеләр-районда хәрәкәтне үстерү өчен мөһим урыннарга экскурсияләр үткәрделәр һәм үзләрен иҗади яктан тәкъдим иттеләр.

Форум "Алдынгылар командасы" республика премиясе нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Безнең район "Россия белән" номинациясендә җиңүче булды - "Йолдызлар" командасы, Лесхоз мәктәбе. Лауреатлар: "Бергә булу " номинациясендә "Первый. Педагогический" командасы, Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте, "Яшь геройлар" командасы, 6 нчы мәктәп; "Хәрәкәттә булу" номинациясендә "Игелекле йөрәкләр" командасы, Наласа мәктәбе.

Ә җирле бүлекчә командасы махсус бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International