Сез – белем башлангычы

2013 елның 4 октябре, җомга
Сез – белем башлангычы
Сүзем үземнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Субаш Аты авылында гомер итүче Лилия Вафина турында.
Хәлләрен белергә шалтыраткач та гел ачык итеп, иркенләп сөйләшер, заманадан, эшеннән дә зарланмас, үзенең ихлас, матур теле аша күңел түренә үтәр. Изге җанлы, ярдәмчел, тыныч һәм сабыр холыклы булганга үзен барлык укучылары ярата, хезмәттәшләре хөрмәт итә.
— Мәктәптә укыганда да иншаларны әйбәт яза идең, язуыңны ташламадың, рәхмәт, — дип әле дә үсендереп тора мине укытучым.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак минем язуымда Лилия апаның өлеше зур.
Лилия апа рәсем дәресләре дә укыта. Укытучымның матур итеп чын күренешләр ясый белүенә сок-ланабыз. Бу үзе бер зур һөнәр, укытучыбыз күңел биреп иҗат итә. Укучыларына да шушы һөнәрнең нечкәлекләрен тәҗрибә-ләре аша аңлата. Юлда очраса, үзенең изге те-ләкләрен ирештереп, хәер–фатихасында йөртә ул безне.
Укытучы, киләчәк сезнең дә кулларда. Әгәр белемнең асылын без мәктәп елларыннан аңламасак, белмәсәк, яшәүнең яме югалыр иде. Сез — белем башлангычы.
Яраткан укытучыбыз! Сезгә җаваплы эшегездә уңышлар, саулык телибез.
Ленар ВӘЛИЕВ.
Орнашбаш авылы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International