Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Әйбәт укытучы
2013 елның 4 октябре, җомга
Әйбәт укытучы
Әңгәмәдәшебез — Арча 1нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Герасимова.
— Елена Семеновна, “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исемен алуыгыз белән котлыйбыз. Коллективта кешенең тырышлыгын, хезмәтен бәяләү ул җитәкчелекне бизи торган сыйфат.
— Институтны тәмамлап, Арчага туган мәктәбемә — 1нче мәктәпкә эшкә кайттым. Районның абруйлы мәктәбенә укытучы булып эшкә урнашу бик кыен иде ул вакытта. Рәхмәт директорыбыз Хак Шафигуллинга һәм рус теле укытучысы Любовь Капраловага, күрәсең, мәктәптә укыганда ук җитәкчебез һәм укытучым күңелендә ышаныч яулаганмын. Таләп бик зур булды. Еш кына дәрескә кереп утырырлар иде. Үземнең тырышлыгым бәрабәренә һәм остазларымның киңәшен тотып эшләгәнгә 1нче мәктәптә укытуымны дәвам итә алдым. 6 елдан соң “Өлкән укытучы” исемен бирделәр. Бу исем, гадәттә, бик озак килә. “Татарстан Республикасының мәгарифтәге казанышлары өчен”, “Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгеләре белән бүләкләндем.
— Укытучыга бәяне, гадәттә, укучылар, әти–әниләр бирә. Ә алар телендә Сез — әйбәт укытучы, дәресләрегез кызыклы үтә.
— Университетның филология бүлегендә укысам да, укытучы булып эшләрмен дип уйламаган идем. Әни дә, син кыюсыз, йомшак, укытучы булып эшли алмассың, дия иде. Балалар дөньясын, алар белән эшләүне чын күңелемнән яраттым. Таләпчән булырга да өйрәндем.
— Балалар, ә нинди алар?
— Алар төрле.Ул, элеккеге укучым әйтмешли, тормыш чуарлыгын белми торган чиста дөнья. Балалар белән мин һаман яшь.
— Алар матур әдәбият укыймы?
— Балалар китап укымый. Бу зур бәхетсезлек. Матур әдәбият укыган кеше генә телгә бай була. Ул фикерли белергә, теге яки бу хәлгә анализ ясый, нәтиҗә ясарга өйрәнә.
— Замана баласы компьютер каршында утыручы “автомат”ка әверелә бара, дип хафаланабыз.
— Рухи дөнья бары тик әдәбият аша гына байый. Әдәбият — ул тормыш, язучының образлар, вакыйгалар аша начарлык белән яхшылыкны төшендерүе, катлаулы хәлләрдән чыга белергә өйрәтүе. Телне өйрәнүгә аралашу өчен әһәмиятле чара итеп карарга кирәк. Югары уку йортына укырга керүче әйбәт сөйләшә белергә, укымышлы булырга тиеш. Балалар бездән акыллырак, әмма тирән белем җитеп бетми. Чөнки барысына да өлгерергә кирәк, бигрәк тә югары сыйныфлар өчен мәктәп программасы бик тыгыз эшләнгән.
— Бәйрәм уңаеннан теләкләрегез.
— Укытучыны кәгазь мәшәкатьләреннән азат итәргә иде. Югыйсә, аны кәгазь “тавы” артыннан күрмәскә дә мөмкиннәр. Минем кебек уңышлы хезмәт юлы үтүләрен телим: директордан, хезмәттәшләремнән һәм укучыларымнан уңдым. Укытучы буларак үземне хезмәтемнән таптым. Акыл тупладым. Һәркемгә сәла-мәтлек һәм уңышлар телим!
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз