Әти-әни фатихасы белән

2013 елның 4 октябре, җомга
Әти-әни фатихасы белән
Көзне ярата Лилия. Аеруча пәрәвезле, кояшлы әбиләр чуагын. Туган көне дә шул вакытка туры килгән бит аның. Быел матур көзнең беренче көнендә ул 80 еллык тарихы булган икенче мәктәптә 29нчы уку елына аяк басты.
— Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап кайттым мин бирегә. Башта озынайтылган көн төркемендә эшләдем, аннан татар теле укыттым, завуч булдым. Менә 20 ел инде рус телле балаларны татар теле һәм әдәбияты серләренә төшендерәм, — ди Лилия Фатыйхова.— Туган телне гомерлек юлдашым итеп сайлавымда танылган шәхесләр арасында туганнарым булу да роль уйнагандыр. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның бишенче буын, Мөхәммәт Мәһдиевнең якын туганым булуы белән горурланып яшим.
Укытучы һөнәрен сайлавына да үкенми ул. Гәрчә мәктәпне тәмамлаганда хыялы бөтенләй икенче булса да.
—Мәдәният институтына барам, биюче булам, дип хыялландым. Әти бер генә әйтте. Безнең гаиләдә аның сүзеннән чыгу юк, — ди Лилия ханым.— Аннан канга да сеңгән булгандыр, күрәсең. Әти дә, әни дә укытучылар бит. Эштә генә түгел, өйдә дә гел мәктәп булды. Әни әтинең уң кулы иде.
Лилиянең әнисе Диләрә ханым көчле рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган. Ә әтисе тарих укыткан, 25 ел Яңа Кишет мәктәбе директоры булып эшләгән. 50 еллык педагогик стажы гына бар аның. Әмир ага әле дә сафта, Арчадагы “Ладья” клубы җитәкчесе. Оста шахматчы.
—Әти миңа бервакытта да бишле куймады,— дип искә төшерә Лилия.— Әмма мин барыбер тырыштым, әти–әни йөзенә кызыллык китермәдем. Югары сыйныфларда Олы Мәңгәргә йөреп укыдым. Анда сыер саварга да, трактор йөртергә дә өйрәттеләр. Мәктәпне дә яхшы тәмамладым. Университетта да сынатмадым.
Дипломлы яшь белгечне Казанда калырга “яучылыйлар”, берсеннән–берсе яхшы эшләр тәкъдим итәләр. Тик кызның Арчага кайтасы килә. Ул вакытта әтисе Арчада йорт төзегән була, әмма үзенең гомер иткән Яңа Кишетеннән китәсе килми.
—Арчадагы йортта бабай яши иде. Арчага эшкә, бигрәк тә бабай янына кайтырга Мөхәммәт Мәһдиев тәкъдим итте. Бабам белән килешеп яшәдек, бер–беребезгә терәк булдык. Мин кияүгә чыккач төп йортка сеңлем Миләүшә гаиләсе белән кайтып урнашты. Ул да югары категорияле татар теле укытучысы, Арча педагогика көллиятендә рус телле укучыларга белем бирә,— ди Л.Фатыйхова.
Шул кайтудан мәктәптә ул. Хәзер үзе укыткан укучыларының балаларына белем бирә башлаган. Укучысы Рамил Мөхәммәдияров үзе эшләгән мәктәп җи-тәкчесе, Гөлнара Гарипова Арча педагогика көллиятендә җитәкче, икенче Гөлнара Гарипова көллияттә укыта, диссертация якларга әзерләнә. Әнә шулар белән горурланып яши Лилия. Хәзерге укучылары да сынатмый. Укучысы Алинә Галиуллина 3нче республика “Тукай укулары”нда беренче урынны, Ранель Сәләхов белән Айгөл Ахунова Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган бәйгедә 3нче урынны алганнар. Рус кызы Елена Чаптарова, республика олимпиадасында катнашып, җиңүче булган, “Талантлы яшьләр” стипендиясенә тәкъдим ителгән. Саный китсәң, укучыларының уңышлары бик күп. Шулар өчен сөенә Лилия ханым. Үзе дә ике ел рәттән “Иң яхшы укытучы” гранты алган, сыйныф җи-тәкчеләре бәйгесендә “Иҗат” номинациясендә җиңгән, республикада ачык дәресләр биргән, грамоталарга лаек булган. Хәзерге вакытта “Рус телле балаларга һөнәр сайлауда татар теле һәм әдәбиятының роле” дигән темага авторлык программасы өстендә эшли.
—Биюне дә ташламадым. Университетта укыганда танылган “Каз канаты” бию ансамбленә йөрдем, сәхнәләрдән төшмәдем. Әле дә концертларда еш чыгыш ясыйм,— ди Лилия Фатыйхова.— 5нче гимназиядә 9нчы сыйныфта укыган кызым Алия дә үзем кебек барына да өлгерә, оста биюче дә.
Гаиләсенә килгәндә Лилия ире Фәрит белән ике бала тәрбияләп үстергән. Олы улы Ленарның хәзер үз гаиләсе, яшь дәү әни Лилиянең Ислам исемле оныгы бар. Быел 7 сентябрьдә ул туганнары, хезмәттәшләре, дуслары белән 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. “Минем тормышымда 7 — бәхетле сан. Ул мине гомер буе озата килде. 7сендә туганмын, 7 айлык, улымның туган көне дә 7нче июль, сыйныфымда 7 бала укыды һәм башкалар”, — ди Лилия ханым шаяртып. Эшеннән тәм табып, гаиләдә кадерле хатын, яраткан әни һәм дәү әни булып яшәгән кеше өчен һәр көн бәхет кенә китерә, минемчә. Лилия Фатыйхова һәр туган көнне шатланып каршы алырга, һәр гамәленә, бүгенге тормышына сөенеп яшәргә күнеккән.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International