Йогышлы авырулар безне “үз итәме”?

2013 елның 4 октябре, җомга
Йогышлы авырулар безне “үз итәме”?
Районның санитар хәле буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова алып барган утырышта әйләнә–тирәбезнең санитар хәленнән тыш, тиешле профилактик чаралар турында да сөйләшенде.
“Роспотребнадзор” идарәсе территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльвира Шәйхуллина сүзләренә караганда, агымдагы елның 8 аенда геморрагик бизгәк (тычкан бизгәге) авыруы белән районда өч очрак теркәлгән.
— Узган ел аның саны 8гә җиткән иде. Әлеге вирусны йоктыруда тычканнар сәбәпче һәм, күбесенчә, эш яшен-дәгеләр авырый. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы эшләрен башкаручылар, урман–кырларга чыгучылар әлеге чир турында онытмыйча, саклану чаралары күрсеннәр иде, — ди ул.
Түләмә, малярия (черкиләр тешләүдән, сулыклар пычранудан), урман бете кадалудан барлыкка килгән авыруларның теркәлгәне юк. Моны белгечләр райондагы эпидемиологик хәлнең уңай булуы, санитар–гигиена таләпләренә карата профилактик чаралар күрелү белән бәйләп аңлата.
Соңгы елларда районда чит ил, рес-публика һәм өлкәләрдән килеп төпләнүчеләр, эшкә ялланучыларның саны күбәйде. Алар арасында да йогышлы чирләр белән авыручылар булырга мөмкин.
— Соңгы вакытта күзәтелмәсә дә, ике–өч ел элек авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләүче чит төбәк кешеләре арасында йогышлы чирләр мәгълүм булып, алар үз якларына җибәрелде, — ди районның баш ветеринария табибы Рәкыйп Йосыпов. — Шуңа күрә эш бирүче оешмалар медицина тикшерүе узмаган гражданнарны эшкә алмаска кирәклеген истә тотсын иде. Бу һәр авыл берләшмәсе җитәкчесенә җиткереләчәк.
Йогышлы авырулар рәтендә безнең районда күзәтелгәненең иң куркынычы — туберкулез. Әлеге чир кешегә хайваннардан да күчәргә мөмкин. Ләкин шунысы борчый — туберкулез белән балалар да авырый. Күптән түгел район үзәк хастаханәсенә туберкулез белән авыручы бер яшьлек баланы китергәннәр. Дәвалау курсын тулысынча үткәндә авыру башка кабатланмаска тиеш, дип ышандыра табиблар. Әлеге мәкерле авыру ни өчен яшь балаларда да күзәтелә? Моның сәбәпләре нидә? Бу хакта район балалар поликлиникасы табибәсе Светлана Гафиятуллина түбәндәгеләрне сөйләде:
— Сәбәбе — балаларга вакытында йогышлы авыруларга каршы прививкалар ясатмау. Хәзер прививкалар ясату әти–әни теләгеннән торганлыктан, баш тартучылар күбәйде. Хәтта бала дөньяга килгәннән соң дүртенче көндә ясалырга тиешле БЦЖга да рөхсәт бирмиләр. Ә туберкулезга каршы иммунитет булдыру өчен нәкъ менә шул кирәк.
— Чит җирдән яшәргә килүчеләр, әгәр чит ил кешеләре булып, Россия гражданлыгы булмаса да, поликлиникада тикшерү узарга тиеш. Балаларын тикшертү мәҗбүри. Поликлиникада аларга флюорография үткәрелә, Манту ясала һәм анализлар алына. Туберкулез бик мәкерле авыру. Аны тулысынча җиңү өчен кайчак 7–8 төрле препарат кулланырга туры килә. Чирне булдырмас өчен профилактика чараларын күрергә кирәк: дөрес тукланырга, организмга начар тәэсир итүче ризыкларны ашамаска, кулны еш сабынлап юарга, гигиена таләпләрен үтәргә кирәк.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International