Боланнар, фазаннар үрчетәчәкбез

2013 елның 4 октябре, җомга
Боланнар, фазаннар үрчетәчәкбез
Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәсе 2 октябрьдә Арчада зона киңәшмәсе үткәрде.
Анда идарә җитәкчесе урынбасары Федор Батьков, бүлек җитәкчеләре Ринат Чиспияков, Радик Мотаһаров чыгыш ясады.
Федор Батьков үзенең чыгышында киләчәктә республиканың аучылык биләмәләренә себер боланнары (марал), кыр кәҗәләре, Канада кролигы кайтару буенча эш алып барылуы турында сөйләде.
Киңәшмәдән соң Арча районының Иске Кишет авылыннан качкан кабан дуңгызлары турында да сүз булды, кыргый җәнлекләрне һәм кошларны аерым кешеләргә асрарга ярыймы дигән сорау бирелде.
— Ярамый, — диде аучылык буенча Арча районара бүлек җитәкчесе Илһам Галимҗанов. — Хайваннар дөньясы объектларын файдалану кагыйдәләрен бозган өчен штраф салына.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International