Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тормыш якты сез булганга
2013 елның 4 октябре, җомга
Тормыш якты сез булганга
Өлкәннәр ункөнлеге бара. Ул район Мәдәният йортында өлкәннәрне хөрмәтләү белән башланып китте.
Аларны Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров котлады. Соңыннан матур спектакль куелды. Икенче көнне урыннардагы ветераннар советлары рәисләре, лаеклы ялда булсалар да, актив тормыш белән яшәгән өлкәннәребез районда соңгы вакытта төзелгән һәм ныклап төзекләндерелгән мәгариф һәм социаль–көнкүреш объектларында булдылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова озатып йөрде.
Сәяхәткә кузгалыр алдыннан Надия Мифтахетдинова өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады, район баш-лыгы Алмас Назировның җылы котлау сүзләрен җиткерде. Заманында районыбыз үсеше өчен зур хезмәт куйган, олы тормыш юлы үткән ветераннарыбыз бүген дә, кайсы гына өлкәне алсаң да, абруйлы киңәшчеләр, алыштыргысыз остазлар, ышанычлы ярдәмчеләр булып тора.
— Сез — урыннарда һәр эштә башлап йөрүчеләр, лидерлар, — дип бәя бирде аларга Надия Мифтахетдинова. — Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре башланды. Һәрбер сугыш ветеранының, гомумән, һәр өлкән кешенең тормышы күз уңында булырга тиеш. Ялгызлыкта, мохтаҗлыкта тилмереп ятмыйлармы, торак, яшәү шарт-лары нинди — барысын да ачыкларга, кирәк икән — ярдәм кулы сузарга. Авыллардагы чишмәләр халыкны үзенә тартып торучы күркәм бер урынга әйләнсен. Зиратлар төзеклеге, чисталыгы белән изге урынны хәтерләтсен. Урамнарның чисталыгы, капка–коймаларның төзеклеге игътибар үзәгеннән төшмәсен. Мәктәп, балалар бакчаларындагы тормыш сезнең кебек зур тәҗрибә туплаган апа, абыйлар очрашулары белән кызыклы һәм тәрбияви, яшьләр өчен үрнәк булсын. Аксакалларның сүзе, гамәле һәрвакытта да үтемле һәм абруйлы. Сез бу эш-ләрне оештыруда фикерләрегез, тәкъдим, киңәшләрегез белән ярдәм итәрсез, дип ышанабыз.
Ветераннарга Арча урамнары буйлап сәяхәт кылу бик тәэсирле булды. Берсеннән–берсе матур күп фатирлы йортларның калкып чыгуы үзе бер могҗиза иде. Зәвык белән төзелгән шәхси йортлар да сокландыргыч.
— Күрче, бу матурлыкны, чисталыкны,— дип, хәйраннар калып күзәттеләр.
Программа бик эчтәлекле төзелгән иде. Ветераннар өлкәннәр һәм инвалидлар йорты, 2нче балалар бакчасы, педагогика көллияте, Өчиле фельдшер–акушерлык пункты, Кышкар мәчете, Яңа Кенәрдәге өлкәннәрне һәм инвалидларны тернәк-ләндерү үзәге, интернат–мәктәп, лицейда булып, андагы яңалыклар белән таныштылар. Бу объектларның барысы да диярлек төрле программалар нигезендә яңару кичерде. Ә менә Өчиле фельдшер–акушерлык пункты бинасының берничә ай эчендә өр–яңадан калкып чыгуы искитмәле хәл иде. Яңгырлы, пычрак вакыт, бинасына ничек үтәрбез, дип борчылган өлкәннәребез керү юлына бизәкле таш түшәлгән, тирә–юнен аллы–гөлле чәчәкләр камап алган курчак өедәй матур бер бинаны күргәч, хәзер төзи дә, матурлый да беләләр, дигән бәяне бирделәр.
Ветераннар арасында Арча педагогика көллиятен тәмамлаучылар да бар иде. Алар күңелгә якын уку йортының яңарыш кичерүен күреп шатландылар. Көллияттә укыту, белем алу сыйфаты да үзгәрәчәк. Сәләтле балаларны 7нче сыйныфтан укырга алып, 9 сыйныфны тәмамлагач, биредә укуларын дәвам итү мөмкинлеге тудырылган. Миллилекне югалтмыйча, телне, гореф–гадәтләрне саклап белем ала торган үзәк ул хәзер.
Ветераннар бу сәяхәттән матур тәэсирләр алып, рәхмәт әйтеп, әле яшисе дә яшисе дип, яңа эшләргә рухланып кайтты.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз