Совет чорында балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә бик җитди карыйлар иде.
Өлкән сыйныфлар укучылары атнаның бер көнендә фермага эшкә бара, кызлар сыер сава, малайларга да эш җитәрлек. Арча бистәсендәге мәктәпләр укучылары җәйге каникулларда ике-өч атна Яңа Ключище авылындагы кирпеч заводында эшләде. Авыл балаларына эш болай да муеннан: язын колхоз бәрәңгесен аралау, җәйләрен колхоз басуларында печән җыю, көзен бәрәңге алу. Өйгә кайткач тагын күпме эш көтә...
Бүген инде укучыларга басуда бәрәңге чүпләргә генә түгел, хәтта такта сөртергә, идән юарга да ярамый, дип әйтәләр. “Авыл баласы икмәкнең кайда үскәнен, сөтнең каян килгәнен белми хәзер“, – ди бер танышым. “Барысы да түгел инде, мәктәпләрдә әнә агросыйныфлар ачыла, балаларны хезмәттән аерып тәрбияләп булмавын аңлый башладылар“, – дим.
Узган шимбәдә Курса-Почмак урта мәктәбенең 8-9 сыйныфлар укучылары укытучы Рәмзия Әхмәтсафина җитәкчелегендә “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтенең сөтчелек комплексына кунакка килделәр. Аларны биредә ширкәт директоры Ленар Абдуллин, баш зоотехник Айрат Галимҗанов, комплекс җитәкчесе Заһид Шаһимуллин каршы алды.
Хуҗалык җитәкчесе Ленар Абдуллин ширкәт эшчәнлеге белән таныштырды. Мегафермада хәзерге вакытта 1600 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 1060 башы – сыерлар. Көн саен 30 тонна чамасы сөт савалар. Узган айда сыер савучыларның хезмәт хакы 60 мең сум чамасы булган. Сөт арткан саен түләү дә арта. Сыерларны тәүлеккә ике тапкыр савалар, эш ике сменалы. Сыер савучылар 8әр сәгать эштә. Аларның төп эше – сыерларны саву. Укучылар азык әзерләү үзәгендә булдылар. Нинди генә витаминнар, өстәмәләр кушып ясамыйлар азыкны!
Кызыклы сәяхәт булды бу. “Сыер савып карыйсылары да килгән иде укучыларның“, – ди укытучы апалары. Әмма саклану чаралары катгый куелган комплекста. Махсус киемнәр кидерделәр, эчкә дизбарьер аша үтәсе. Ә сыерларны ничек сауганнарын читтән генә булса да карап тордык.
Соңыннан сәяхәткә йомгак ясап, укытучы Рәмзия Әхмәтсафина шундый мөмкинлек тудырганнары өчен рәхмәт әйтте. Хуҗалык җитәкчесе Ленар Абдуллин мондый очрашуларның нәтиҗәсе булыр, дип өметләнә. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча югары һәм махсус урта уку йортларына укырга керүчеләргә хуҗалык үзе дә стипендия түләячәк. Укып бетереп кайтучыларга иң уңай шартлар тудырыла. Белгечләрнең хезмәт хакы яхшы, программаларга кереп йортлар салу мөмкинлеге дә бар. Әле менә өч белгечкә яңа машиналар кайтачак.
Ильяс Сәхәпов