Иминлекне тәэмин итәргә

2024 елның 4 мае, шимбә

Арча муниципаль районының террорга каршы комиссиясе берләштерелгән утырышы булды.

Аны район башлыгы, комиссия җитәкчесе Илшат Нуриев алып барды.

Киңәшмәдә Арча муниципаль районында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү чорында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм террорлык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турындагы мәсьәлә каралды.

Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Р.Касыймов, РФ Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Арча районы буенча ведомстводан тыш сак бүлекчәсе җитәкчесе Р.Фәйзрахманов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе А.Баһавиев, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Ә.Гайфуллин, район башлыгы урынбасары А.Мөхәммәтова, террорга каршы комиссия секретаре И.Зәйнуллин чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International