22 апрельдә республикабызның муниципаль районнары арасында үткәрелүче “Татарстанның мәдәни башкаласы“ дигән республика бәйгесе старт алды
Узган ел шул исемдәге бәйгедә Арча районы Гран-при иясе булган иде. Җиңүче буларак, быел да аны безнекеләр башлады.
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үтте ул. Районнан җиде зур автобуска төялеп дүрт йөздән артык үзешчән барды. Балалар дә, яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Гаилә елы буларак, күп балалы гаиләләр дә чакырылган һәм алар сәхнәгә чыкты.
Иң югары бәя, дәрәҗә
– “Татарстанның мәдәни башкаласы“ дигән исем алу безнең өчен зур дәрәҗә. Арча тарихлы, эзле район. Аның күренекле шәхесләре, алтын куллы осталары бик күп. Аннан Гаилә елы буларак, чыгышыбыз шул темага да багышланачак, – дигән иде Арча мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова.
Бу кичне театр фойесы һәм сәхнәсе гөр килеп торды, соңыннан көчле кул чабулар белән тәмамланды. Тулы зал басып, “Арча – көч” дип кабатлый-кабатлый алкышлады, үзешчән артистларны бик озак сәхнәдән җибәрмәде.
– Бүген район Гран-прины лаеклы рәвештә алганлыгын тагын бер тапкыр раслап күрсәтте. Арчалылар – булдыра, – ди Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе киңәшчесе, жюри рәисе Алмас Назиров.
Алар бүген бар да район данын яклый. Безнекеләр үз һөнәрләренең осталары инде. Мәдәният, китапханә, музейлар, сәнгать мәктәбе – барысы да искиткеч матур чыгышлар ясады.
Иртүк Арча мәдәният йорты каршында иде инде алар. Авыллардан да килеп өлгергәннәр.
Менә тамашачылар да килә башлады. Аларның һәрберсен ишек төбендә үк гармунчылар, үзешчәннәр каршы алды.
Тамашачыларны Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.
Өлкән буынга таныш
“Нәсел җебем синдә, Арчам!” дип аталган программа “Шәҗәрә – гаилә тарихы” дигән исем белән районыбызның күренекле шәхесләре гаилә архивы, нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте. Тамашачы кызыксынып шуларны күзәтте. Әмма иң кызыгы, алар элеккеге чын авыл тормышын күрсәтте. Күз алдыгызга китерегез, көтү кайта, өлкәннәр капка төбенә көтү каршы алырга җыелган. Өлкән буын өчен таныш күренеш. Шунда гына баллы корт ясау, каз канаты сыдыру, себерке бәйләү, бау ишү, чалгы таптау, палас, чыпта сугу, йон эрләү кебек элекке заманнарга хас булган эшләрне дә күрсәтәләр. Теләге булганнарга өйрәтәләр дә әле. Ә эшләп карарга теләүчеләр аз түгел. Аеруча яшьрәкләр.
Бер апа Биектаудан килгән. 75 яшьтә, дип таныштырды үзе белән. Әмма ул яшьне биреп булмый әле аңа. Бик җитез күренә. Биергә дә кушылып китә, осталык дәресләрендә дә үзен сынап карый.
Һәрчак сокландыралар
– Мин үзем Арча ягыннан түгел. Әмма Арча үзешчәннәре чыгышын карамый калмыйм. Алар ел да нәрсә белән булса да сокландыра, – диде читтә генә тыңлап басып торган бер апа да сүзгә кушылып. Ул үзен Галия апагыз булам, дип таныштырды.
Элеккеге авыл клубын күрсәттеләр. Анда Гөлира һәм Рәдиф Шәйдуллиннар, Лотфуллиннар, Эльвира һәм Инзилә Фәйзуллиналар, Антиповлар гаиләләре, Адилә һәм Айдар Сәмигуллиннар чыгыш ясады.
Икенче катта шау килеп яшьләр җырлый, бии. Нәрсә монда? Әәә, кыз алу күренешен күрсәтәләр икән. Кияү егетен сыныйлар. Уен-көлке, күмәк уеннар, җырлар, биюләр – яннарында басып торган тамашачы да тик кенә карап тора алмый, яшьләргә кушылып китә. Әнә, бер апасы ничек итеп мари биюен өздерә! Татар халык җырларын башкарганда да рәхәтләнеп кушылып җырлыйлар. Шулар янында гына татар халкының милли ризыкларыннан зур өстәл әзерләгәннәр. Китапханәчеләр хезмәте икән бу! Ни генә юк анда! Бер авыл китапханәчесе кыстыбый, икенчесе бәлеш, вак бәлеш, гөбәдия, урама, кош теле, чәк-чәк, кабартма тагын әллә нәрсәләр, мин белмәгән ризыклар да бар, пешереп алып килгән. Кызыксынучыларга рецептларына кадәр язып куйганнар. Каен суыннан ясалган компоттан авыз иттерделәр, телеңне йотарлык. Бераз читтә кул эше осталарының иҗат җимешләре. Аларның безнең якта ниндиләре генә юк. Элек өлкәннәр башкарган эшләргә хәзер яшьләр тотынган. Келәм туку, итек басу, агачны бизәкләп эшкәртү, тимер эшкәртү сәнгате, зәркәнчелек, читек чигү, алтын җеп белән чигү, чүлмәкчелек һәм керамика сәнгате – барысы да халкыбызның кулыннан килә.
Матур инде, сүз дә юк
Ә “Казан арты” тарих-этнография музее нинди киң эчтәлекле күргәзмә оештырган – исең китәрлек бай мәгълүмат тупланган анда. Үзебездән чыккан язучылар, шагыйрьләрнең гаиләләре белән дә танышырга була. Гадәттә, кешене шул кызыксындыра да. Бу язучының хатыны кем, балалары бармы икән, дип йөрибез бит үзебез дә. Шунда гына Арча сәнгать мәктәбенең “Хәят” мода театры татар халкы милли киемнәрен тәкъдим итә. Балалар өчен генә түгел, өлкән яшьтәгеләр, яшьләр өчен дә. Матур инде, сүз дә юк. Ә рәсем ясарга яратучылар инглиз теле һәм рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Гөлназ Котдусова белән рәсем ясый ала. Яшь рәссамнарның рәсемнәреннән торган күргәзмә дә берәүне дә битараф калдырмады.
Арча Укучылар сарае гаилә белән ял итү өчен маршрут төзегән. Кызыксынучыларга сәяхәт өчен кирәк булган әйберләрне дә биреп торачаклар. Бу хакта Укучылар сарае җитәкчесе урынбасары Айгөл Галәветдинова бик кызыклы итеп сөйләде. Тулырак аерым язарбыз әле.
Шулкадәр күп әйбер, мәгълүмат – барын да әйтеп бетереп булмастыр.
Сәхнәдә районның сәнгать осталары – чын сәхнә йолдызлары чыгыш ясады. Биючеләр, җырчылар, коллективлар алышынып кына торды. Ике сәгать дәвамында барган концерт тамашачы күңеленә хуш килде.
Арчаның мәдәният йолдызлары бу көнне яңадан балкыды. Алар сүнмәсен, сәхнә күген һаман яктыртып торсын иде.
Гөлсинә Зәкиева