Яңа Кенәр авыл жирлегеннән сугышчан хәрәкәтләр ветераннары махсус хәрби операция барган зонага гуманитар йөкнең чираттагысын илтте
Бу аларның тугызынчы тапкыр баруы. Һәм соңгысы түгел. Кайтып җитү белән алар унынчы тапкыр баруны планлаштыра башлаганнар.
– Унынчысына көпчәкле мунча әзерлибез, дип торабыз, – диде әфганчы, махсус хәрби операция башланганнан алып армый-талмый гуманитар ярдәм оештыру белән шөгыльләнгән Рашат Салихҗанов. – Бу инде өченчесе. Чын мунча була. Солдатларга да, офицерларга да хезмәт итсен.
– Әле соңгысын кайчан илтеп кайттыгыз?
– Сигезенче апрель көнне ике машина белән юлга кузгалдык. Ирек Гыйззәтуллин үзенең “Газел”е белән. Ә мин “Дастер”га арба тактым. Икесен дә әйберләр белән шыплап тутырдык. “Дастер” арбасына госпиталь өчен медицина кирәк-яраклары төядек. Хирурглар соравы буенча 27 мең сумлык төсле принтер да алдык. “Газель”гә машиналар өчен запас частьлар, аккумуляторлар, машина майлары, көпчәкләр, анда хезмәт иткән якташларыбызга әти-әниләре, якыннары алып килгән адреслы посылкалар һәм башка бик күп әйбер төядек. Казаннан иганәче Равил Садыйков 190 мең сумга ике дизель генераторы алып бирде. Якташыбыз, Яңа Кенәрдән Дамир Каюмов егетләргә йөрергә дип безнекеләр хезмәт иткән батальонга үзенең мотоциклын биреп җибәрде. Арча кибетеннән өч бензопычкы алдык. Кибет хуҗасы Рөстәм зур ташламалар ясады, үзе дә шул пычкылар өчен майлар белән булышты, – диде Рашат Салихҗанов. – Понтон күперен язгы ташуда алып кую сәбәпле, икенче юлдан Дон елгасы аша киттек. Анда начаррак юлдан барырга туры килде. Әмма урынга вакытында килеп җиттек. Беренче Северодонецкида тукталдык. Үзебезнең егетләр хезмәт иткән батальоннан бер “Урал” һәм бер “УАЗ” машинасы килеп, әйберләрне шуларга төядек. Аннан Луганск аркылы Перевальск госпиталенә юл тоттык. Анда кунарга туры килде. Икенче көнне иртән алып килгән әйберләрне калдырдык. Генераторларны да урнаштырдык. Алар өчен бик сөенделәр. Элеккеләре эштән чыккан, икесен берләштереп эшләгән булганнар инде. Беловодск районының бер авылында тукталып посылкаларны калдырдык.
– Бу юлы кемнәр белән бардыгыз?
– Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин үзе дә барды. Барганнан кайтканга кадәр “Газель” машинасында рульдә булды. Аннан әфганчы Гарифулла Әхмәтгалиев, Таһир Шакиров, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллин барды. Фаяз үзе дә гуманитар ярдәм әзерләгән, адреслы посылкалар да алган иде.
– Сезнең Кенәр ягы гуманитар ярдәм әзерләүдә бик актив. Халкы аеруча ярдәмчел.
– Яңа Кенәр генә түгел, бөтен Арча районы халкы, битараф булмаган бар кеше ярдәм кулы суза. Габделнур абый Зариповка зур рәхмәт җиткерәсем килә. Аның ярдәме бик күп. Яңа Кенәр эшмәкәрләренә рәхмәттән башка бер сүз юк. Үзебезнең төркем волонтерлары Булат Сабиров, Дамир Каюмов, Габделбәр абый Сабиров, Зөлфия Вафина, Зөһрә Гайнуллина бик тырыша. Уртак борчу барыбызны да берләштерде. Республика, Россия күләмендә булышырга әзер торучы дуслар күбәйде. Яңа Кенәр волонтерлары исеменнән барысына да рәхмәт белдерәм. Әле күп нәрсәләр кирәк. Киләчәктә дә шулай бергә булырга, ярдәмләшеп торырга язсын.
– Кайтып кына җиттегез, тагын бару турында уйлыйсыз икән.
– Әйе, гуманитар ярдәм әзерләү, илтү юнәлешендә эшне туктатмыйбыз. Алдагы баруга көпчәкле мунча өлгертергә планлаштырабыз. Һәм уртак көч белән эшләп тә чыгачагыбызга ышанам.
Полк командиры аларга Рәхмәт хаты тапшырган. “Яңа Кенәр авыл җирлеге җитәкчелегендәге сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына, волонтерларга махсус хәрби операция барган зонада катнашкан хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәм безнең өчен бәһасез. Бергә без көч”, – дигән юллар бар анда. Бу рәхмәт сүзләре үз өлешен керткән һәр кешегә кагыла. Автивлыгыгыз, күңел биреп, йөрәк җылысын өстәп ярдәм кулы сузганыгыз өчен рәхмәт сезгә!