Арчада спорт ориентлашуы буенча гаилә стартлары узды.

2024 елның 7 мае, сишәмбе

5 майда Арчаның үзәк стадионы һәм Казансу паркы территорисендә “Сәламәт Арча” проекты кысаларында спорт ориентлашуы буенча гаилә стартлары булып узды.Әлеге ярышларда 39 гаилә катнашты. Проект 2024 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы гранты хисабына тормышка ашырыла.

Барлык гаиләләрне ачылышта Арча муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Вәгыйзов Әмир Рөстәм улы сәламләде. Ул барлык катнашучыларга да уңышлар теләде һәм сәламәт яшәү рәвешен сакларга өндәде.

Ярыш шартлары буенча катнашучылар карта ярдәмендә контроль пунктларны табып һәм төрле биремнәрне үтәп, гади маршрут үттеләр. Ярышлар Арча муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Арча Укучылар сарае, Арча форпосты һәм Нәбиуллин Равил Рәсип улы җитәкчелегендәге Идел буе университеты студентлары командасы белән берлектә оештырылды.

 Барлык гаиләләр дә ярышларда катнашудан бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар. Стартларда катнашучы һәрбер гаиләгә истәлекле сувенирлар , ә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International