Чарада Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач, Ливия дәүләтенең тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Абдулхади Ибрагим Лахвейж, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов катнашты. Традиция буенча, алар барысы да конвертларга кул куйдылар һәм кулларына почта продукциясе тотып истәлекле фотога төштеләр.
Конвертның стандарт почта маркасы бар, аның бәясе Россия буенча җибәрү тарифына туры килә. Аның тиражы 500 000 данә тәшкил итә. Конвертта өстәмә рәвештә форум турында мәгълүмат белән махсус почта штемпеле бар.
Конвертларны Казан һәм Татарстан Республикасы почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Махсус штемпель тамгасын Казанның Кремль урамындагы 8 нче йорттагы Россия Почтасы бүлекчәсендә куярга мөмкин. Россиядә почта түләвенең дәүләт билгеләрен почтаның бүлендек компаниясе «Марка» АҖ чыгара.
«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Казанда 14-19 май көннәрендә уза. KazanForum Россиянең һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту өчен мәйданчык булып тора.