Кем идек, кем булдык!

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Әлифбачы Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова 1914 елның 29 мартында Стәрлетамак шәһәрендә 4 балалы гаиләдә туган. Тууына 110 ел

Арча педагогика көллиятенә урнашкан “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев юбилейга ел да әлифбачылар Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзовның укучыларын дәшә. Очрашуга төрле елны төрле педагог килә. Быел Кайбычтан да килделәр.

Рәмзия Вәлитова укытучы, галимә, “Әлифба“ авторы, 1937-69нчы елларда Арча педагогия училищесында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.  СССР халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри премиясе лауреаты.

1936 елда бергә укыган Сәләй Вәгыйзовка кияүгә чыга. 1960 елда Сәләй Вәгыйзов белән беренче “Әлифба“ китабын төзи башлыйлар, ул 1965 елда гына дөнья күрә. Татарстан Мәгариф министрлыгы уздырган бәйгедә Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың зәңгәр тышлы “Әлифба“сы икенче урынны ала. Беренче урын бирелми.

Шуннан соң “Әлифба“ларга юл ачыла. 1986 елда 6 яшьлек балалар өчен тагын бер “Әлифба“, 1997 елда латин шрифтында яңа “Әлифба“ төзиләр. Рәмзия Вәлитова Сәләй Вәгыйзов белән берлектә 40тан артык исемдә дәреслек һәм уку-укыту ярдәмлеге төзи. Мөгаллимәнең беренче сыйныф өчен “Татар теле“, “Туган тел“ дәреслекләре, “Язу һәм уку“, “Рәсемле әлифба“, “Кызыклы грамматика“ һ. б. китап-лары, методик кулланмалары хәзерге көнгә кадәр кулланыла.

1999 елда Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова язган “Әлифба“ дәреслегенә, аларның педагогик һәм иҗади хезмәтләренә нигезләнеп, “Әлифба музее“ ачыла. Менә шушы “Әлифба“ музеенда ел да әлифбачыларның укучылары белән иҗади очрашу була. Очрашуда көллият студентлары да катнаша. Музей директоры булып эшләгән Сания Камалетдинова да килгән иде.

Очрашуда әлифбачылар укучылары үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Музей белән таныштылар. Соңыннан әлифбачылар рухына догалар укып,  чәй эчтеләр. Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова юбилейда башыннан ахырына кадәр булды. Алар күптән түген Башкортстанга Рәмзия Вәлитованың туган ягы Стәрлетамакка барып кайттылар.

 Очрашуга менә кемнәр кунакка килде: Арчадан Наҗия Гыйззәтуллина (Идрисова) Арчаның 2нче балалар бакчасында тәрбияче һәм татар теле укытучысы булып эшләп пенсиягә чыга. Наилә Миннемуллина (Фәтхуллина), 1972 елда училищены тәмамлый, Арчаның 3нче мәктәбендә завуч булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Кайбычтан Әлфия Гыймадиева (Насретдинова) тумышы белән Нижгар төбәгеннән, 1966 елда училищены кызыл дипломга тәмамлый, Кайбыч районы Борындык мәктәбендә укыта, дүрт бала әнисе, барысы да укытучылар, мәчеттә дин гыйлеме бирә. Шулай ук Кайбычтан Борындык мәктәбендә эшләгән Раушания Нигъмәтҗанова. Сарай-Чокырча авылыннан Зөмәрәт Әскәрова Арчаның 2нче балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыга. Чиканастан Мәрьям Зыятова (Лотфуллина) гомере буе Өчиле мәктәбендә укыта. Алар очрашуда бик матур истәлекләре белән уртаклаштылар. “Безнең Нижгар өлкәсендә татар теле икенчерәк иде, – дип сөйләде Әлфия апа Гыймадиева. – Әмма мин 5 яшьтән татарча китап-лар укыганлыктан, татар телен әйбәт белә идем. Училищега укырга кергәндә диктантны әйбәт билгесенә яздым. Рус телен яхшы беләм – аны бишлегә бирдем. Татар теленнән имтиханны Сәләй Гатович алды. Миңа рәвеш эләкте. Утырам шулай аптырап. Нәрсә ул рәвеш? Нуль, башта бернәрсә юк. Шуннан бер кыздан шыпырт кына сорадым, рәвешнең русчасы ничек дип. Наречие, диделәр. Ә мин наречиены шәп беләм. Сөйләп бетергәч, Сәләй Гатович күзлеген күтәреп куйды да, сез мишәрме, дип сорады. Да, мин әйтәм. Мин сезгә бишле куя алмыйм, дип дүртле куйды. Шатланып, чыгып чаптым. Шулай итеп, училищега укырга кердем. Рәвешнең татарча нәрсә икәнен белмәгән кеше татар телендә шигырь язар дәрәҗәгә җитсен әле! Менә шушы ике укытучы минем тормышымда роль уйнаган кешеләр. Рәмзия апа безне матур язудан укытты. Шулкадәр акыллы иде ул, йомшак иде куллары, рәт арасында йөреп, баштан сыйпап узар иде. Ә бит безгә, читтән килгән балаларга, ана назы, йомшак итеп дәшү җитми. 14 сум стипендия алабыз, шуны бер айга 30 көнгә бүләсең. Ашханәдә 6 тиен тары боткасы, 8 тиен карабодай боткасы. Мин карабодайны яратам, әмма ике тиенгә экономия дип, тары боткасы алам. Ник монда бертуганым юк икән дип, елаган чакларым булды. Арчаның биргән белемен санап бетергесез. Кем идек, кем булдык! Мин чиксез бәхетле һәм чиксез рәхмәтле Арча педагогика көллияте укытучыларына”.

...Истәлекләр. Ветеран педагогларның һәркайсының сөйләр сүзе бар. Һәм... сөйләделәр дә! Кем идек, кем булдык!

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International